КАБЫРГА и. 1) Умыртка баганасының ике ягыннан күкрәк куышлыгына таба дугаланып кара-каршы килгән тар сөяк. Дмитровск шәһәрен алдык. Кабыргам җәрәхәтләнде. З.Зәйнуллин. [Атларның] Кабыргаларын ярты чакрымнан санарга мөмкин. В.Нуруллин

2) күч. Гәүдәнең шул сөякләр урнашкан уң яки сул ян ягы. Күк биянең башы минем алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез. Г.Ибраһимов. Матрос киемле тиз генә бер кулын ычкындырды да надзирательнең кабыргасына шундый ипле итеп утыртты, теге тынын да ала алмыйча, бөгәрләнеп, коридор идәненә ауды. Г.Гобәй

3) күч. Берәр нәрсәнең ян ягы, кырые, чите. Карлыгач-Сылу өйнең түренә, ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнар арасыннан нидер эзли иде. Г.Ибраһимов. Уң кулын тимер мич кабыргасына тидереп, сүгенеп җибәрде. И.Салахов. Аннан ялтырап торган кечкенә бер әйбер чыгарып кабыргасына баскан иде, капкачы ачылып, гөлт итеп ут кабынды. Ә.Еники

4) Як, тараф. Бу авыл да зур куркыныч астында: уң кабыргадан --- фронт ярып үтә. Г.Ибраһимов

5) Ике яссылык кисешеп тоташу сызыгы. Пирамида кабыргасы. Кубта 12 кабырга була

6) Почмак ясап борылган урын. Теге елга кабыргасына җиткәч, [әби] кечкенә агачларга тотына-тотына, өскә менеп китте. М.Гали

7) Калкып, калкуланып торган урын, тау сырты. Тауның әйләнә-тирәсен каплап алган куе чытырманлык, текә тау кабыргасында теш-теш булып чыгып торган очлы таулар [күренә иде]. Г.Рәхим. «Кымыз» сүзен ишеткәч, башкорт далаларында йөргән елкы көтүләре, тау кабыргасына кырын ятып курай тартучы түгәрәк йөзле башкорт егете күз алдымнан узып китте. М.Юныс

Кабыргага төрттерү 1) Кинаяләп, кадап әйтү; 2) Тәнкыйть итү, кимчелекләрне күрсәтү. Кабыргалары күренеп (беленеп) тору Артык арык, бик ябык. Дөрес, аның кабыргалары әле дә беленеп тора. Г.Гобәй. Кабыргасына төртү Исенә төшерү, искәртү. Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә, саранлык җене кабыргасына төртте булса кирәк, көмешләрне янчыгының икенче бүлегенә салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырын санап, шалтыратып, Габдулланың учына салды. Ә.Фәйзи. Кабыргасы белән кую Катгый, кискен итеп әйтү, таләп итү. Мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән китереп куелса да, мин ризалык бирергә ашыкмадым. В.Нуруллин. Иң уңайсыз чакта әмир Хөсәен бурычны кайтаруны кабыргасы белән куя. С.Шәмси. Кабыргасын каезлау к. кабыргалау. Кабыргасын санау к. кабыргалау. Рәхәтләнеп тә кабыргасын санар идек. Д.Аппакова. Бу кешене, ягъни Прорехинны тукмавым хак, кабыргасын санадым мин аның. З.Фәтхетдинов. Кабыргасын тетү 1)к. кабыргалау; 2) Туздыру, әрәм-шәрәм итү (акчаны, байлыкны). Кыз сыйлап ике ел үтә, яше җиткәнне көтә, акчаның кабыргасын тетә. Ш.Мөхәммәдев. Кабыргасын яру к. кабыргалау. Кабыргасы юка Көчсез, хәлсез, җитәрлек көч җыймаган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә