КАБЫНУ ф. 1) Ут үрләү, яна башлау, янып китү. Тәрәзәдән ургылып чыга торган куркынычлы ялкын туфаны арасыннан сакаллары, чәчләре көйгән, битләре пешкән, күлмәгенә ут кабынган бер ир кеше җиргә ташланды. М.Галәү. Салам гөлт итеп кабынып китте һәм чатыр-чотыр килеп яна башлады. К.Латыйп

2) Яктырып, ялтырап күренү. Зәңгәр күктә нур сибеп безгә, кабына йолдызлар. Ф.Кәрим. Ай катында бер-бер артлы эреле-ваклы йолдызлар кабынды. Г.Гобәй. Кояш баешындагы болытның өске кырыена ут кабынып, аның сары алтындай кайный-кайный януын карап утырды. Г.Бәширов

3) Электр белән туклана торган яктырткыч эшли башлау. Ә ёлкада якты нурлар сибеп утлар кабына. З.Мансур. Электр баганаларында утлар кабынганда, боз өсте шау-гөр килә иде инде. Н.Хәсәнов

4) Электр челтәренә тоташтырудан эшли башлау (радио, телевизор һ.б.ш.). Компьютер экраны яңадан кабынды, анда сурәтләр, шартлы билгеләр барлыкка килде. З.Мифтахов

5) Ниндидер тышкы тәэсир нәтиҗәсендә эшли башлау (двигатель тур.). Тик аңа карап кына моторы барыбер кабынмады. В.Нуруллин. Тегесен-бусын җайлагач, «Газиг»ы теләр-теләмәс кенә --- кабынып китте. Ф.Яхин

6) Башлану, килеп чыгу, кузгалу. --- каршылыкларның торган саен тирәнәя барачагы, ахырда моның цивилизацияләр көрәшенә китерәчәге, моңарчы күрелмәгән зур дөнья сугышы кабыну ихтималы турында сөйли башлаганнар иде. З.Мифтахов

7) Тыны кысылу, сулышы каплану. Габделкаюм, сулуына кабынып, атасы янына йөгереп килде. М.Галәү. Нурсыз чырай, әмма күзләре ут чәчә, тынына кабынып, үзе гәп ора. М.Хәсәнов

8) күч. Хис-тойгылар барлыкка килү, хисләр уяну, туу. Үзенең кем һәм кайда икәнен искә төшерү дә сүндерә алмады йөрәгендә кабынган ялкынлы хисне. З.Фәтхетдинов. ...Фәриттә яңа көч белән яшәү дәрте кабынды. З.Мифтахов. Шәмсирнең генә андый шөгыльләргә дәрте кабынмады – аңа җанлы, хәрәкәтчән эш кирәк иде. Т.Әйди

9) күч. Кинәт ярсу, кызып китү. Тегесе [Фәтхия], картының ашалган, сирәк тешле авызын ерып утыруын бер генә дә килештермичә, карашына зәһәрлек кертеп, уенны чынга алды да, кеше бар дими, ни дими, кабынып чәпчеп китте. Э.Касыймов. Гадәттә ике авыз сүз дә кайтарып әйтә алмый торган мескен, йомыкый кешенең кинәт кабынып китүенә, әллә нинди аңлаешсыз, бәйләнешсез сүзләр сөйләп ташлавына Садыйк абзый чын-чынлап гаҗәпкә калды. Н.Фәттах

10) күч. Эш-хәрәкәт көчәю, киеренке төс алу, массакүләм таралып китү. Халыкта ачу уты кабынуы ачык күрсәтелергә тиеш. М.Җәлил. Кырык-илле ел буена бер кабынып, бер сүрелеп торган шушы ышна җире ызгышы, аталардан балаларга күчеп, кешеләрнең күңелләрен гел ярсытып торган. И.Гази

Кабынып китәргә тору Дуамалланып кызып, ярсып китәргә әзер булу. Бөтен кешегә хәтере калгандай, кара янып йөри, бер сүз әйтергә ярамый үзенә, хәзер кабынып китәргә тора. Ә.Еники. Кабынып китү 1) Кинәт киеренке төс алу, ачуы кинәт көчле кабару, ачу белән кызып китү. Эш гаеплелектә түгел, диде Якуб, кешеләргә кабынып китәргә ирек бирмичә. И.Гази. Бөтен шәкерт бердән кабынып китә. Т.Гыйззәт. Юктан гына кабынып китә дә, туткыллы йөзе кара көя, әбинең күмер чиләгенә охшап кала. Н.Хәсәнов; 2) Кызыксыну уяну, кызыксына башлау. Безнең чынлап сөйләшүебезгә төшенгәч, ул [Баграт] да кабынып китте. М.Юныс

Кабына бару Эзлекле рәвештә бер-бер артлы кабыну. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Ә.Фәйзи

Кабына башлау Кабынырга тотыну. Йомыш табып Әминә апага сугылган хатыннар, караңгы төшеп, күк йөзендә йолдызлар кабына башлагач кына таралышты. Р.Мөхәммәдиев. Күктә чынлап та бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады, һәм тиздән бөтен авыл якты нурга чумды. М.Кәбиров

Кабына язу Чак кына кабынмый калу. Мөштегенә төпчек кыстырган Николайның авыз тирәсендә шырпы кабызырга үрелгән куллар пәйда булды, шырпыларның кайсы кабынмады, кайсысы кабына язып сүнде. Н.Акмал. Калганы барысы томаланган – кабына язып сүнгән сөю дә, җанны ярсытып торган ымсындыргыч дәрт тә... Г.Гыйльманов. Бик авырлык белән булса да, кабына язып атлады, ашкынды, үзе бертуктаусыз кабатлады ---. Д.Каюмова

Кабынып алу Кыска вакытка, азга гына кабыну. Бер бөртек хатирә, бер мизгел гомер, гөлт итеп кенә булса да кабынып алган берәр күренеш, манзара булсын иде дә бит… Г.Гыйльманов

Кабынып йөрү Озак вакытлар дәвамында рухланган, дәртләнгән халәт кичерү. Һәм шуннан Габдулла көн-төн бер нәрсә белән хыялланып кабынып йөрде. Ә.Фәйзи

Кабынып килү Акрынлап кабыну; бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесе кабыну. Күз бәйләнеп, йолдызлар кабынып килгән чак иде. И.Гази. Шатлыгымны минем эчтән, ерактан кабынып килгән вөҗдан газабы әкрен генә кимерә иде инде. А.Шамов

Кабынып китү Кыска гына вакытка ялтырап, яктырып күренү, азга гына кабыну; кинәт, искәрмәстән кабыну. Менә аның [университет бинасының] манарасына беркетелгән кызыл утлар кабынып китте. М.Юныс. Алар [прививкалар] гадәттә җәен кабынып китә торган эпидемияләрнең килеп чыгуын һәм таралуын булдырмый калалар. Биология. Бәхәс юктан гына кабынып китте. Т.Әйди

Кабынып тору Озак вакыт яктыртып, ялтырап күренү; бертуктаусыз әле берсе, әле икенчесе кабыну. Кар өсте --- җемелди, атлаган саен як-ягында шул җемелдекнең искеләре сүнеп, яңалары кабынып тора. Н.Исәнбәт. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнделәр. Ә.Фәйзи. --- бер сүнеп, бер кабынып торган яшелле-кызыллы-зәңгәрле-сарылы утлар түшәмдә әйләнгән көзгеле шардан стеналарда, идәндә уйный башлады. Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә