КАБЫМЛЫК и. 1. 1) Эчемлекләрдән соң кабып кую, кайнар аш алдыннан аппетит ачу өчен куела торган җиңелчә салкын ризыклар, закуска. Шундук эчемлекләр, кабымлыклар алып килделәр. Т.Әйди 2) Ашамлык, ризык. Көймә утыргычындагы кабымлыкларны кара бармаклары белән әвеш-түеш китерде. Г.Бәширов. Хуҗабикә зур табак белән кабымлыклар куйды: куй бавыры һәм май белән тутырылган бытбылдык түшкәләре авыз суын китерерлек итеп кыздырылган иде. Р.Мирхәйдәров 3) к. кабым 2. Әйтерең бармы, яшьти, кабымлыгын бүлеп бирер иде. М.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Бер тапкыр кабарга җитәрлек. Һарун --- Белугин кулыннан бер-ике кабымлык икмәк сындырып алды. Н.Фәттах. Нариман – Айдарның ярты кабымлык икмәкне икегә бүлеп каба торган, бер җептәге ике төймә, бер төптәге ике тирәк шикелле яшәгән дусты. Г.Мөхәммәтшин. Ә дәү әти нигәдер Мактарга сүз тапмады, Авыр сулап куйды да: – Улым, – диде, – их сине! Китәләрме калдырып бер кабымлык ипине. Х.Халиков |