КАБЫМ с. 1. 1) Бер тапкыр кабарлык. Тик бер кабым ипине Кабар җирем калмады. Х.Халиков. Сазлык ташбакаларының селәгәй бизләре юк: алар ризыкның һәр кабымын күп итеп су эчә-эчә ашыйлар. Кызыклы физиология

2) Бик кечкенә, сынык кына булган. Кабым икмәккә мохтаҗ булып, урамнарда көтүләре белән йөрүче йөзләрчә ярты ялангач теләнчеләреннән --- хәбәрсез яшиләр. Ш.Мөхәммәдев. Актык кабым икмәгеңне тартып алыр. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. Кечкенә кисәк, сынык, бер кабарлык азык кисәге. – Габдулла, яманнан ярты кабым калдырма, ашап бетер, – диде аңа Газизә апасы. Ә.Фәйзи. Кабымнарын да уртаклап яшәделәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә