КАБЫКЛЫ с. 1) Кабыгы белән, кабыгыннан чистартылмаган килеш, арчылмаган. Кем нәрсә алып килгән – бары уртак: кабыклы бәрәңге, кара ипи, әйрән, катык. Д.Каюмова

2) күч. Чын йөзен яшергән, үзен башка кеше итеп таныткан. Сезнеңчә, бөтен кеше, шул исәптән үзегез дә, әллә ничә кабыклымыни? Ф.Яруллин. Хәсрәтем – әллә минем нурлы, кабыклы бер җылан. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә