КАБЫК и. 1. 1) Агачның үзагачтан аерылып тора торган тышкы катлавы, кайрысы. Аннан соң [Хәят] шул ук ботакның кабыгын әрчеп карады. Кабык бармакларны яшькелткә буйый: кабыгы әрчелгән ап-ак чыбык, юешләнеп, тайгак булып тора иде. Ф.Әмирхан. Монда кылый куян усак кабыгы кимереп тик ята. Ш.Маннур. Гагра урамында тезелеп утырган йөзьяшәр эвкалиптлар иске кабыкларыннан арына башлаганнар, ләкин ул кабыклар, буй-буй булып эсседә бөтерелеп, агач кәүсәләренә асылынып калганнар. М.Мәһдиев

2) Махсус суеп алынган карама яки юкә кайрысы. Арба төбенә түшәгән юкә кабыгының буеннан-буена тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган сүзләрнең мәгънәсен дә әйттеләр. М.Хәсәнов. Көч-хәл белән күтәреп кайтырлык кабыкны аркага салып, урман авызына чыкты малайлар. Г.Ахунов. [Гайфулла] Кабыкны күлгә батырып, ташлар белән бастырып куйган икән. Ф.Яруллин

3) Яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек кебекләрне тыштан каплап торган тышча. Кабыклары саф алтыннан – җимнәре гел зөбәрҗәт. Дәрдемәнд. Суфи суган сөймәс, күрсә, кабыгын да куймас. Мәкаль. Өч тәүлек батальон солдатлары, сержантлары һәм офицерлары кабыгын Сираҗи белән мин әрчегән бәрәңгене ашадылар. К.Латыйп. Әнә чи-чи чыпчык каен алкаларын кабыгыннан әрчи. Н.Сладков

4) Йомырка тышчасы. Җирдә ташлап калдырылган күмәч-икмәк кисәкләре, йомырка кабыгы һәм вобла калдыклары ауный. Г.Кутуй. Ала карга эше инде бу – йомырка кабыгын тишеп эчендәге сарысы белән агын эчкән дә буш кабыгын ташлап калдырган. Н.Сладков

5) Кайбер җан ияләренең тышкы каты тышчасы (елан, кәлтә, балык, бөҗәкләр). Бакча киртәләре кичке кояшка җылынган, аларны теге юл-юл кабык кигән әрсез коңгызлар сырып алган. М.Мәһдиев. Елан кабыгы кебек юка соргылт сукнодан теккән шинель --- кигән немец солдатларына 1941 нең кышы бик рәхимсез булды. З.Зәйнуллин. Ул [көньяшәр күбәләк] күкәйдән корт булып чыга, аннан кабыгын ташлап бөҗәккә әйләнә, ул арада бераз үсә, тагын кабыгын ташлый. Кызыклар дөньясында

6) Мәетне каберлеккә кадәр озатып бару өчен агач кайрысыннан эшләнгән носилка; җеназа агачы. [Малай] Авыл буйлап кешеләрнең җилкә өстендә колашалы кабыкта баручы май әбисенә моңаеп карый. Г.Ахунов. Капка баганасына --- соңгы юлга озата торган кабык сөяп куелган икән. М.Хәсәнов

7) күч. Чын йөзен күрсәтмичә, ясалма, башка төрле кеше итеп таныту тышчасы. Василий яңадан үзенең кабыгына керде, гаҗәеп бер мәнсезлек белән авызын зур-зур ачып иснәргә тотынды. Ә.Еники. [Фәйрүзә] моның һаман да шул элеккеге илгәзәк Шәмсия икәнен, тик кабыгы гына бераз үзгәрүен күреп, аңа үзенең эш таба алмый йөрүен сөйләп бирде. Г.Ахунов. Еллар һәм тоткыннар ялгышмый: надзирательләр бер кигән кабыкларын һәм битлекләрен салмыйлар. А.Гыйләҗев

8) күч. Тышкы күренеш. Бервакыт урамнан күрше авыл хатыны үтеп киткәч, бабай башын чайкап, кабыгы чибәр генә, дип куйды. Г.Гобәй. Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип? Ф.Хөсни. Барысы да тышкы кабык кына! Ә эчтә... ислемае беткән шешә кебек. Г.Әпсәләмов

9) күч. Кием. Өстәге фашист кабыгын салып аттым да тегеләрнең кайнаша башлавын көтеп яттым. Г.Нәбиуллин

10) күч. Кешене чын тормыштан, башкалардан аерып торган тирәлек, кешенең үзенә генә хас эчке дөньясы, күзаллавы. И, мин томана да булганмын соң, таш кабыкта яткан әкәм-төкәм! Ш.Маннур

11) геол. Җир шарының өске катламы. Ул кабык ике катлы, өске өлеше гранитлардан тора, ә аскы кат – базальт токымнары. Кызыклар дөньясында. --- кайнар мәхәббәт беркөнне, каты җир кабыгын бәреп чыккан вулкан кебек, йөрәк түреннән ургылып чыкты. Д.Каюмова

12) кит. Югары нерв эшчәнлегендә төп урынны тоткан, зур ми ярымшарларын каплап торган өске катлам. Кешеләрдә ишетү информациясе баш мие ярымшарлары кабыгының чигә өлешендә анализлана. Кызыклы физиология

2. с. мәгъ. Агач кайрысыннан эшләнгән. Саҗидәнең имчәк баласы кабык бишектә --- үзен-үзе яткан җиреннән тирбәтеп ята. М.Гафури. Арба төбенә капчык белән чәчүлеген, кабык тубалын, бөкре сукасын салды. И.Гази. Тәмам савыккач, кабык арбага салынган Габидинне тартып, урак уручы әнием янына бара башладым. К.Латыйп

Кабык авыз Авазларны йотып, аңлаешсыз сөйли торган кеше. Кабыкка төренү к. кабыгына бикләнү. Инде күптән берәү дә туп-турыдан әйтеп борчымаган, кабыкка төренгән күңеленә тидерәме. М.Хуҗин. Кабыгына бикләнү Тормыштан, тирә-юньдәге кешеләрдән аерылу, кеше белән аралашмау. Музейда эшләү тарих кабыгына бикләнү дигән сүз түгел бит әле ул. Э.Касыймов. Әкәм-төкәм ише, һәркайсы үз кабыгына бикләнеп яшәде, береңнеке икенчеңә артмады. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә