КАБЫЗУ ф. 1) Яндыру, яндырып, яктыртып җибәрү; ут үрләтү, ут тергезү. Алдагы солдатларның берсе юлны яктырту өчен алган фонарена ут кабызды. К.Нәҗми. Берьюлы ике лампа кабызды: сукыры мич кучкарына куелды, куыклысы табын турында матчага эленде. М.Хәсәнов. Ул туктап уйланып торды да урындыкка утырды, папирос кабызды. И.Салахов

2) Эшләтә башлау, хәрәкәткә китерү (двигательне). Шофёр Зәбир абыйның машинасын кабызырга төшүен күреп калырга кирәк. Н.Хәсәнов. Яңа түгел түгелен дә, тик гөрелтесе шәп, --- пускачы җиңел кабыза. К.Кәримов. Нурислам мотоциклны бер тибүдә кабызды да бетон юлга чыкты. Р.Вәлиев

3) Электр чыганагына тоташтырып эшләтә башлау (радио, телевизор һ.б.ш.). Аннан телевизор кабыза, күрәм: фәлән авылга кунаклар, геройлар, артистлар, галимнәр, язучылар килгән. М.Мәһдиев. Телевизор кабызырга да, радионы тыңларга да, газеталарны караштырырга да мөмкинлек тәтемәде. Ф.Яхин. --- Рамил бераз ял итеп алу нияте белән видеосын кабызды. Г.Бәйрәмова

4) күч. Дәрт, хис, тойгылар һ.б.ны уяту, күңелгә уңай тәэсир ясау. Ул монда бик күпләрнең күз яшен киптерде, йөрәкләргә сүнмәслек ут кабызды. Г.Бәширов. Ул сыра дигәндә бөтен дөньясын оныта, аны сусавын басу өчен генә түгел, яшәү дәртен кабызу, тормыш ямен тою өчен кирәкле бер шифа, кодрәтле бер дәрман чыганагы итеп саный иде. Т.Әйди

Кабыза бару Бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесен кабызу

Кабыза башлау Кабызырга тотыну. Суханов аны Каблукка күз-колак булырга күндерде, күршесе мотоциклын кабыза башласа, үзенә шылтыратуын үтенде. З.Мурсиев. Анда кергәч, кем кая урын табып чүмәштеләр дә тәмәкеләрен кабыза башладылар. Шәһри Казан

Кабызып алу Тиз арада, тиз генә кабызу. Тәмәкене кабызып алдым да бер кул белән өстәл тартмасын тартып ачып җибәрдем. Ш.Усманов

Кабызып җибәрү 1) Кинәт кабызу, тиз арада кабызырга да өлгерү. Каюм тиз генә бишле лампаны рәтләп, ут кабызып җибәрде. Ә.Фәйзи. Биш-ун минут эчендә --- бакны тутырып ягулык салдым да моторны кабызып җибәрдем. Тәмуг чәчәге

2) Кабынырга этәргеч бирү, кабынган хәлгә китерү. Ул көннәр йөрәк ярсуын кабызып җибәрә. Ф.Кәрим. Бу яшьлек җилкенүен яңадан кабызып җибәрергә кирәк тә түгелдер. Г.Бәширов

Кабызып чыгу Һәрберсен берәм-берәм кабызу. Фонарьларга керосин салды да маякларны кабызып чыкты. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә