КАБЫЗГЫЧ и. 1) Нәрсәне дә булса кабызып, эшләтеп җибәрү җайланмасы. Шәүкәт телевизорның кабызгычын борды, бүлмәгә матур гына үзбәк музыкасы таралды. Д.Каюмова. Тиешле урынга биоягулык салып җибәрәсең дә махсус кабызгычка басасың гына. Шәһри Казан 2) Мич, учак һ.б.ш.ны ягып җибәргәндә, ут тизрәк үрләп китсен өчен куелган коры йомычка, туз кебек нәрсәләр 3) Тәмәке, газ плитәсе кебекләрне кабыза, ут төртә торган әсбап. – Абый, – ди, – гафу итә күр, тәмәке кабызгычымны кесәгә салмаганмын. Ф.Баттал 4) Шартлаткыч матдәне кабындырып җибәрү өчен махсус патрон; русчасы: запал |