КАБУ’Л ИТҮ ф. 1) Биргән, бирелгән, тапшырылган берәр әйберне үз карамагына алу, үзенеке итү. Мә сиңа, бүләгем булсын, азсынмыйча кабул ит, диде ул, кулындагы әчмуха чәйне карчык алдына куйды. Г.Минский

2) Эшне бетереп тапшырганда яраклылыгын рәсми танып файдалануга алу, яраклылыгын рәсми теркәү

3) Төрле максатларда (әңгәмә алып бару, сәламәтлеген тикшертү, кунак яки өйдәш итеп һ.б.) янына керергә, янында булырга рөхсәт бирү. Сәркатип, алай булгач кабул итмибез, дип әйтәсезмени? Г.Камал. «Күрәзәче Рухия»не сорап килгән кешеләрне иң элек [Мәрзия карчык] үзе кабул итә башлады. Г.Гыйльманов // Рәсми сөйләшү өчен, үзенә чакыру. Кабул итү бүлмәсендә утырган Тимерханга күз дә салмастан, үз дәрәҗәсен саклап, телефоннар янында --- утырган --- кыздан --- сорады. Г.Ахунов. Райкомда яңа секретарь Хөсәенов аны ул көнне кабул итмәде. Г.Ахунов

4) Каршы алу, каршылау, мөгамәлә күрсәтү. Газизә абыстай Лизаны бик хөрмәтләп кабул итте. Ф.Әмирхан. Район прокуроры Исрафилов аны ачык йөз белән кабул итте. Г.Ахунов. Фрау Софи, шуны гына көтеп утырган диярсең, Янгуразның телефон чылтыратуын бик ягымлы кабул итте. Т.Әйди

5) Үзенә алу, урын бирү, сыендыру, урнаштыру. Төрле йортта аны [Тукайны] төрлечә кабул иттеләр. Ә.Фәйзи. Менә ул, Олы Җәке авылына кайтып, җәй буе мәдрәсәне көздә балалар кабул итәрлек дәрәҗәгә китерер өчен тырышып әзерләттерде ---. Ф.Яхин

6) Үз итү, якын итү, ят күрмәү, читләшмәү. Аңа [Түләккә] бит Сайдәгә караганда да кыенрак, авыл бу табигать баласын – «су җенен» – бик озак үзенә кабул итмәячәк әле. Г.Гыйльманов. Мин башта аның [Рихард Вагнерның] иҗатын ятсыныбрак кабул иткән идем. Т.Әйди

7) Ишеткәннән, белгәннән соң уйлап нәтиҗә чыгару, аңлау, төшенү, юрау. Габдулла моны үз хисабына кабул итте. Ә.Фәйзи. Бу бер дә бәла-каза түгел, бу сынау гына… Шулай кабул итик… Г.Гыйльманов. Янгураз үзенең Вустрауга килеп эләгүен нәкъ менә шушы аңлашу нәтиҗәсе дип кабул итте. Т.Әйди

8) Җитәкчелек итәргә алыну; вазифа, чин, дәрәҗә алу. [Шәмсир] аннан [госпитальдән] инде Ленинград фронтына җибәрелде. Монда ул лейтенант дәрәҗәсендә яңа рота кабул итеп алды. Т.Әйди

9) Белем дәрәҗәсен тикшереп бәяләү, уку йортына алу. Кабул итү имтиханнарында башка милләтләр керүне тыйсак, илнең башка вузларында укучы татарларны да куып кайтармаслармы? Г.Ахунов

10) Куллану, файдалану өчен алу. Әдәби бүлек тарафыннан нигездә шушы либреттолар кабул ителеп, тулырак эшләү һәм төзәтү өчен, авторга кире кайтарылды. М.Җәлил

11) Берәр төрле группа, оешма составына кертү; катнашырга рөхсәт итү

12) Хәбәрләрне, сигналларны ишетү, тыңлап язып алу (радио, телеграф, телефон аша тапшырылган). Кыз бу сүзләрне бөтенләй ишетмәде, чөнки аның гипноз томалаган аңы фәкать Стенли тавышын, Стенли сүзләрен генә кабул итә иде... А.Тимергалин. Кем кабул итте телефонограмманы? Кем дип белик? Фамилияңне әйт!! А.Расих

13) Алу, алып тору. Барыбыз да эшкә җигелдек, безнең арада моңарчы булмаган татулык һәм бердәмлек хөкем сөрде: кем билетлар язып, аларга мәктәпнең мөһерен суга, кем ул билетларны сатып торачак, кемдер ишек төбендә контролёр булачак, кемдер гардеробта кием кабул итәчәк. К.Миңлебаев

14) Алыш-биреш итеп тапшыручыдан алып калу; нәрсә дә булса эшләргә заказ алу. Ике куяныгызны бераз шикләнеп алам, кабул итмәсәләр, кире кайтарырмын. А.Әхмәт. Ул тиз арада шәһәрнең төрле почмагында шешә кабул итү пунктлары ачты. Г.Гыйльманов

15) Килешү, ризалашу, риза булу. [Поп] Иванның боерыгында казанлылар өчен бик авыр шартлар булганга күрә, аларның күбесе ул шартларны кабул итәселәре килмәде. Һ.Атласи. Кабул итте һәрбересе ошбу сүзне. М.Гафури. Райбашкарма, райком белән киңәшеп, алар куйган эш бәяләрен кабул итте. Г.Ахунов. Фрау Эваның серле үткәнен беләсе килгәнлектән, Янгураз куршеләре чакыруын кабул итте. Т.Әйди

16) Дөрес дип табу, хуплау, уңай карау. Укып чыгып, колхоз председательләре, совхоз директорлары булгач та спортны да, музыканы да ташламыйлар. Халык моны яратып кабул итә. Г.Ахунов

17) Кемдер яки нәрсәдер сыйфатында, дәрәҗәсендә, кем яки нәрсәдер дип тану, исәпләү, санау. Ходай Тәгалә җибәргән сынау дип кабул итик без бу кыенлыкларны. Г.Гыйльманов. Өйгә килен булып төшкән Розаны да үз кызларыдай якын кабул иттеләр. Р.Низамиев. Капитан булырга җыенган егеткә болай кают-компаниядә сөйләшеп утыру башбаштаклык булса да, шул көннән мин аны үземнең дустым итеп кабул иттем. Ә.Хәбибуллин

18) Уңай тавыш бирү, гомуми тавышка куеп раслау. Нәтиҗәдә, вакыйганы контрреволюция чыгышы дип карар кабул иттек. Ш.Камал

19) Берәр төрле дин тота башлау. Ул бичара, баласының бөтен гаиләсе христианлык кабул иткәннәр икән дә чиркәүгә баралар икән, үзен дә шунда алып барырга телиләр икән дип курка иде. Ф.Әмирхан. Ягъни кияүгә чыгу өчен ислам динен кабул итү мәҗбүри булганга гына бу дингә күчмиме ул? Г.Бәширов

20) Якын алу, теләктәшлек белдерү. Ул үзенең кечкенә кайгысын онытып, бу гаиләнең кайгы-хәсрәтен үзенеке итеп кабул итте. Д.Каюмова

21) Гадәткә кертү, күнегү, ияләшү. --- яңа әдәп кагыйдәләрен халык кабул итәргә өлгермәгән яисә моңа әзер түгел. Ф.Яхин

22) Сәламәтлекне ныгыту, гигиена максатларында төрле процедуралар алу. Ванна кабул итү

23) Бала тудырганда ярдәм итү. Саниянең баласын Тәңребез үзе кабул итеп алган, югыйсә берьялгызы урман юлында бала китерә алыр идеме ул? Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә