КАБУ ф. 1) Ашау-эчү өчен авызга алу. Ул ара-тирә җиләк алып каба, сөйләнә. А.Әхмәт. Авыз тутырып кабарга ярыймы? Ш.Камал. Нариман – Айдарның ярты кабымлык икмәкне икегә бүлеп каба торган, бер җептәге ике төймә, бер төптәге ике тирәк шикелле яшәгән дусты. Г.Мөхәммәтшин // Авызда тоту. – Абау, син кызлар янында да шулай авызыңа су кабып утыра идеңме? – дип сорый икенче берәү. Г.Әпсәләмов

2) Ашау, ризыклану. Вакыт соң, йокым килә димәсәң, әйдә, сабыем, «Казан» ресторанына кереп, берәр җылы ризык кабып чыгыйк. Ф.Хөсни

3) Иреннәр, томшык белән тотып тору. Әниләр безне үзләре белән арыш басуына уракка алып киткәннәр. Без шунда Мөҗәй белән чүмәлә төбендә, бөркәвечле кечкенә кабык арбада, имезлек кабып, тын гына ята торган булганбыз. Г.Галиев. Кулларына дүрт кыллы думбра алып яисә авызларына курай кабып уйнап торганнар. Г.Гобәйдуллин. Авызына нәрсәдер кабып кайтты да томшыгын оя авызыннан эчкә сузып торды һәм тиз генә очып та китте. Г.Гобәй

4) Тешләү, тешләр белән кысу. Колхоз кешесенең бер гадәте бар: икмәк көшеле янына килгәч, сүз башлаганда ул, һичшиксез, башта бөгелеп учына орлык ала, шуны теш арасына кабып кетердәтеп карый. М.Мәһдиев

5) Умырып алу, талау. Эт, тота алса, куянны кабып кына йота. Г.Гобәй

6) Кармакка, ауга эләгү, чиертү. Кармак салсам суга, балыклары ятсынмыйча килеп каптылар. Һ.Такташ. Әйтик, җәй азакларында спиннинг тотып Идел өстенә чыксаң, җәпле кармагың янына ялтыравык урынына муштугыңны яки трубкаңны бәйләп сал, чуртан барыбер каба. М.Әмир

7) Үзенең тәэсире белән авырттыру; тию (баш авыртуы тур.; эссе, авыр һава, көчле тавыш һ.б. тәэсире). --- соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Шунда ук йөрәккә суга, башына каба, җитмәсә, хәтере дә кинәт кенә югалып торгалый. Ә.Еники. [Гаяз] Эшләпәсен тизрәк кире киде, башына кояш кабудан курка булса кирәк. М.Шәрифуллин

8) күч. Эләгү, тотылу, фаш булу. Озак йөрде, җаен тапты, йөри торгач килеп капты. Г.Афзал. Бу Фәхри эше белән ире килеп капкач, ул тагы әрнеде. Г.Ибраһимов

9) күч. Шаукымына, йогынтысына бирелү Тора-бара Атлантида җәмгыяте килмешәкләр йогынтысына кереп каба. С.Шәмси. – Әһә, килеп капкан икән безнең чибәр егет! Ычкындырмагыз инде үзен! – дигән булды. Г.Бәширов

10) күч. Кысылу, буылу, буу (сулыш). Берсе маяклар кабызырга төшеп барганда сулуы кабып килеп егылды. Г.Гобәй. Зәһәр салкын тынга каба. М.Хәсәнов. Көн шулхәтле кызу, хәтта сулуга каба. Б.Ислам

11) күч. Ут алу, үрләп янып китү. Кайберәүләр, беренче сүздән үк кабынып китеп, ут капкан коры салам кебек дөрләделәр. И.Гази

2. и. мәгъ. Сулыш кысылу, тын ала алмый тору халәте. Сулышы кабудан авызын зур ачып, тирән итеп сулый да тагын иелә-бөгелә әллә нинди хәрәкәтләр ясый. И.Сирматов

Кабар җирем юк к. кабар урыным калмады. Минем кабар җирем юк. Әле генә Саҗидә апа бәрәңге күзикмәге керткән иде, шуны бик тәмләп ашадым. Д.Салихов. Кабар ризыгы бетү Гомере бетү, яшәү вакыты узу. Кабар урыным калмады 1) Бик нык ашап туклану, тагы да ашарга теләге калмау; 2) Кемнән яки нәрсәдән дә булса бик нык тую, күрәсе килми башлау. Кабып йоту Юкка чыгару, һәлак итү. Сталинград сугышында совет солдатлары барышнялар кебек моңаеп, җебеп төшсәләр, бернинди җиңү дә булмас иде, Гитлер безне күптән инде кабып йоткан булыр иде. Н.Фәттах

Каба башлау Кабарга тотыну. Бармаклары кытыршы ипи катысына тигәч, түзмәде, бер кисәк сындырып алып, авызына каба башлады. М.Галәү. Кайнарларын алып кергән әби канәгать: карты тамагына каба башлаган, иншалла, терелер. Т.Галиуллин

Кабып алу Бер тапкыр тешләп кабу, кабу хәрәкәте ясау. Азык чөелүгә, [эт] кинәт сикереп кабып ала. Г.Гобәй. Башын чыгаруга өстенә сикереп, кабып алу нияте белән корткычның оясына карап тора башлады. Г.Гобәй. Кешегә ташланырга нәрсә мәҗбүр иткәндер, җәен егетнең аягыннан кабып ала. В.Сабунаев

Кабып җибәрү Тиз генә кабу, кабып йоту. [Ирләр] Озак юанмадылар, итәкләренә төшкән ипи валчыкларын учларына җыеп кабып җибәрделәр дә капчык авызын бәйли башладылар. Г.Гыйльманов

Кабып карау Тәмләү, кабып тәмен белү. Тәмле әйбердер, ахры – белер өчен кирәк, малай, кабып карарга. Һ.Такташ. Менә бу кызыл алмасын кабып кара. А.Шамов. Шәмсир борщны кабып карады. Т.Әйди

Кабып кую Бер тапкыр кабу, кабу хәрәкәте ясау

Кабып тору 1) Әледән-әле кабу, капкалау; әле, хәзерге вакытта кабу

2) Капкан хәлдә авызында тоту. --- әледән-әле, үзен яратып сыйпаган, кадерләгән кешеләр хакына гына дип, --- ул нәрсәне авызына да кабып торды. Р.Мөхәммәдиев

Кабып чыгу Барысын да кабу; бөтенесен дә кабып карау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә