КАБИХ с. гар. иск. Чирканыч, начар, әшәке, түбән. Инсанга зарарлы булган эшләрдән, кабих гадәтләрдән ничек сакланырга, --- әдәпле булырга юллар күрсәтеп, --- акчалар җыеп, фәкыйрь таләбәләр яхут ятимәләр файдасына тәгаен кылалар. Ш.Мөхәммәдев. --- безнең картлык миһербансыз кабих бер заманга туры килде. Шуның аркасында яшисе килү белән дөньядан бизү гүя үзара тигезләнделәр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә