КАБИНЕТ и. фр. 1) Язу өстәле артында эшләү мөмкинлеге булган бүлмә. Минем кабинет биредә хәзер. Р.Ишморат

2) Учреждениедә эш бүлмәсе, гадәттә, җитәкче бүлмәсе. Икенче көнне Нияз белән берничә егетне шахта директоры үзенең кабинетына чакырды. Д.Каюмова. Яңа эшкә керешер алдыннан, Борһановны ул үз кабинетына чакырып, озаклап әңгәмә корды. Г.Ахунов

3) Билгеле максатларга туры китереп аерым бер эш өчен махсус җиһазландырылган бүлмә (уку йортларында, фәнни тикшеренү, дәвалау учреждениеләрендә). Докторның кабинетында авыруларны кабул итү бара. Һ.Такташ. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында китапханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Г.Кутуй

4) Күңел ачу урыннарында, ресторанда аерым бүлмәләр. Ну-ка, Яфил, безгә бик шәп бер кабинет бир әле. Г.Камал

5) сәяси Хөкүмәттәге министрлар составы. Министрлар Кабинеты

6) ирон. Тормыш, яшәү тәҗрибәсе белән бәйләнеше булмаган, дөреслеккә, чынбарлыкка туры килмәгән, бары уйлап кына чыгарылган фикер, караш булуны белдерү өчен кулланыла. Чыпчыклар, имеш, бөртеклеләрнең явыз дошманнары… ну язалар да инде кабинет галимнәре кайчакта. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә