КАБИ’НА и. фр. Билгеле бер максатларга туры китереп махсус җиһазландырылган аерым кечерәк бүлмә яки бүлем. Күзен ачкач, кабина баскычына аягүрә баскан күк комбинизонлы, яланбашлы бер егетне күрде. Г.Әпсәләмов. МТС директоры Зәйнуллин, шофёр кабинасына утырмыйча, кунаклар янына кузовка урнашты. Г.Минский. Һәркем үз йөген кулга алуга, штурман тагын кабинасына кереп югалды. З.Фәтхетдинов |