КАБИЛИЯТ и. гар. 1) Табигый сәләт, талант, булдыклылык, кулдан килү. Ә бәлки, чын музыкант та булып китәр, бөтен эш аның кабилиятенә һәм сезнең теләккә бәйләнгән. Ә.Еники

2) Белү, төшенү, аңлый алу сәләте; мөмкинлек; потенциал. Өгрәтсәң белер, шулай булса да, кабилият һәм сәлахият төрлечәдер. З.Һади



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә