КАБИЛӘ и. гар. 1) Үзара кардәшлек мөнәсәбәтләре белән берләшкән, телләре һәм гореф-гадәтләре уртак булган, бер территориядә яшәүче берничә ырудан торган төркем. Соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашларны ---, талашларның фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Г.Ибраһимов. Аның янына күрше дус кабиләләрнең юлбашчылары күңел ачу мәҗлесенә җыелган. Н.Вәлитова

2) Ыру, бер ырудан булган халык. Борынгы төрек кабиләләреннән кергән сүз. М.Җәлил. [Мелла Мөхәммәдҗан мөфти] Руслар белән аралашып яшәүдән курыккан һәм аларга буйсынырга теләмәгән казак, башкорт һәм башка кабиләләрне төрле юллар белән кызыктырып һәм куркытып буйсындыруда катнаша һәм бу юлда зур нәтиҗәләргә ирешә. Ш.Мәрҗани. Бу кыпчак кабиләсенең урамыннан исән-сау үтеп, сәүдәгәрләр, җилкәннәрен киереп, ишкәкләрен салмак кына салып, Идел белән өскә күтәрелеп киттеләр. Г.Гобәйдуллин

3) Парлы сүзләрдә бер компонент: ыру, ерак туган. Кардәш-кабилә сөенде. Галим абзый да шатланды. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә