КАБИЛ I с. гар. кит. Булдыклы, сәләтле, булдыра, үзләштерә, аңлый алучы. Табигатемезнең яхшы яклары исә – горуранә, үзләрен ваксытмыйча башка халыктан зур тотулары, сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белергә кабил --- бер табигатьтер. Г.Газиз. Балалар – һәртөрле язу язылуы кабил булган ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Р.Фәхретдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә