КАБЕРСТАН и. гар.-фар. к. каберлек. Арбалар, иярле атлар кузгалдылар, җәмәгать мәет артыннан каберстанга юнәлде. Г.Ибраһимов. Пөхтә итеп койма белән уратып алынган түбәтәй-таулыкка урнашкан каберстанга ялгыз керү көндезен дә шомландыра. Г.Гыйльманов. Кышкы зәмһәрир суыкта Дәрдемәнднең җәсәден нибары ике кеше каберстанга алып килә: ызба хуҗасы белән аның кызы, Дәрдемәнднең җеназасын чыптага төреп, чанага салалар. Б.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә