КАБЕРЛЕК и. Үлекләр күмү өчен махсус аерып алынган урын; гүрстан, зират. Каберлекнең урта бер җирендә биш-алты төп картайган имән агачларын көзге кичнең үткен, салкын җиле ия, сыга, ыңгыраштыра. Ш.Камал. Күмәргә килгән халык, кара болыт булып, бөтен каберлекне каплап алды. Г.Ибраһимов. Кинәт Жуковка каберлектәге иксез-чиксез тәреләрнең берсе хәрәкәтләнә, дөресрәге, үз күчәре тирәсендә әйләнә сыман тоелды. З.Фәтхетдинов |