КА’БЕЛЬ и. голл. Ерак араларга электр энергиясен, сигналлар тапшыру өчен кулланыла торган герметик тышчалы бер яки берничә электр чыбыгы. Күрәсең, телефон кабеле шул таякларга эленгән булгандыр. Г.Бәширов. Телефоннан сөйләшкәндә, кабельнең икенче очындагы кешенең йөзен күрергә тилмереп, газапланып бетәм. М.Юныс |