КАБАХӘТЛЕК и. Кабахәт гамәл, түбән җанлылык; явызлык, әшәкелек. Инде моннан соң да үзенең кабахәтлеген ташламый икән, әйдә, чәнчелеп китсен. Ш.Камал. Ул [Фәтхерахман] да, Мөгълифә карчык кебек, акча өчен дөньядагы һәрбер кабахәтлекне эшләүдән тартына торган кеше түгел. М.Гали. Ярый, кабахәтлегеңне танырга йөрәгең җитмәсә дә, аны кире какмавың әйбәт анысы. В.Нуруллин |