КАБАХӘТ с. гар. 1. 1) Җирәнгеч, әшәке, шакшы. Иң кабахәт шартлар эчендә эшләп килгән эшчеләргә, --- үзләренең аң-белемнәрен күтәрүгә, үзләрен сәяси үстерүгә мөмкинлек булмагандыр. Һ.Такташ. Аларны көндез кырларда арпа, богдай урдырып, дөге иктереп, печән чаптырып, кояш баеганда, шәһәрдәге караңгы, һавасыз, сасы, җәһәннәм чокыры кебек кабахәт зинданнарга тутырып, ачлы-туклы асрый иде. Ш.Мөхәммәдев 2) Түбән җанлы, әхлаксыз, кеше намусына тия торган. Менә бит, шундый вакытта кайсыдыр бер кабахәт җанның гайбәт сөйләргә теле бара. Г.Бәширов. Кабахәт шартларга куелган бу гәзитне, шул шартларга күнеп-җайлашып беткән ул кешеләрне барыбер үз күреп бетерә алмаячагым билгеле иде... З.Мифтахов 3) Тупас, тәрбиясез. Гәрчә Бохара зур мәдрәсәләре, галим мөдәррисләре илә искедән бирле атаклы икәнен һәркем белсә дә, анда бик начар эшләр, кабахәт, мордар гадәтләр күптер. Ш.Мөхәммәдев 4) Әдәпсез, оятсыз, яман. Гыйрфан бай, бөтен дөньяның нигъмәтен җыеп бетерә алмаячактыр дип, артык кабахәт сүз белән сүгенеп, Галинең яңагына шундый салып җибәрде. Г.Ибраһимов. Ә кичә әнә килеп керүгә нинди кабахәт сүзләр белән сүгенде, җикеренде, хәтта сугарга омтылды – кулын тотып калдым. И.Салахов 5) Коточкыч явыз, имәнеч. Хәзерге фашист палачларының җирәнгеч ерткычлыклары, күләм һәм куркынычлык ягыннан кешелек тарихында булып үткән иң кабахәт ерткычлыкларны да бик күп артта калдыра. Ш.Камал. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел, герман армиясе – бик кабахәт армия ул. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. 1) Тискәре, начар сыйфатларга ия кеше. Син – иң кабахәтләрнең кабахәтрәге, иң намуссыз адәмнәрнең дә намуссызрагы, имешсең. Ш.Мөхәммәдев. Ничек итеп мин шундый кабахәтне башта таный алмадым?! Т.Гыйззәт 2) Сүгенү сүзе. Әй, кабахәт, җыен чүп-чар кәгазьләр. М.Фәйзи. Кабахәт!.. Кан эчеп бүртенгән кандаламыни! М.Хәсәнов 3. рәв. мәгъ. Әхлаксыз, түбән җанлы, җирәнгеч. Шулкадәр кабахәт булып күренде миңа ул кеше: ачуымнан ярылырга җитешеп, бөтен тамырларым буенча каным таша башлады. М.Әмир |