КАБА’ ТӨБЕ и. 1) Кабаны беркетеп куя торган тактасы. Бер уйласаң, бик кызык инде: каба төбендә орчык эрләп утыручы шушы Фатыйма өчен сугышып йөрде бит. И.Гази. --- иске кабаның тәрәш тарагын яңа каба төбенә сыйдыру өчен бер суккан иде, яңа каба төбе кинәт ярылып китте. Д.Каюмова 2) Эрләгәннән соң каба тарагында калган чүбек |