КАБАТЛА’У ф. 1. 1) Алдан эшләнгән эшне нәкъ шул ук рәвештә яңадан икенче тапкыр башкару. Салих әфәнде ни өчендер бер сүз дә әйтмәде, тик яңадан игътибар беләнрәк кабатларга кушты. А.Еники. Узгандагы хаталарыңны хөкем итә белмәсәң, аларны яңадан кабатлавың мөмкин. А.Гыйләҗев 2) Икенче кешенең эш-хәрәкәтен, ишарәсен, сүзен, сөйләмен, кыланышын аныңча күрсәтү. Туркин ---, кәгазен вак-вак кисәкләргә ертып, тартмага ташлады, Гәрәй дә шул ук хәрәкәтләрне кабатлады. А.Гыйләҗев 3) Тәкрарлау, бер сүзне кайта-кайта сөйләү. Попугай шикелле бер сүзне эләктереп алганнар да урынлы-урынсыз кабатлыйлар да торалар. Ш.Камал. Үзалдына үзе сөйләнеп, «аллаһу», «ләхәүлә» сүзләрен кабатлап, Тәхвә Сәхәү килеп керде. М.Әмир 4) Кайтаваз булып яңгырау 5) Искә төшерү, хәтердә ныгыту өчен кат-кат уку, укып хәтергә сеңдерү 6) мат. Тапкырлау 2. и. мәгъ. әд. Бердәй авазларның яки сүзләрнең билгеле бер эзлеклелектә килүенә нигезләнгән шигъри алым. Әдип – каһарман сүзләре берләшеп киткән монологлар, лирик кабатлаулар, сыйфатлауларда дини, мистик сурәтләүләрнең саклануы еш очрый. Г.Нигъмәти 3. кабатлап рәв. мәгъ. Кабат, икенче тапкыр, яңадан. Шулай да мин канәгатьләнә алмадым, яңа редакциядә боларга кабатлап тукталдым. Г.Ибраһимов Кабатлап алу Тиз генә кабатлау. Карын бик ачып кайткан иде, аннан шундый җылы сүзне ишеткәч, кызларның үземне кыерсытуларын да онытып, теге сабакны тагын ике-өч тапкыр кычкырып кабатлап алдым. М.Галәү Кабатлап бетерү Барысын да кабатлау; ахырына кадәр кабатлау Кабатлап йөрү Һәрвакыт, бертуктаусыз кабатлау. Марат исә гүя көлгәнне ишетмәде, елмайганны күрмәде, үзенчә сөйләнеп, сестра нишләсә, шуны кабатлап йөрде. Г.Гобәй. Күңеленнән кабатлап йөргән берничә дога гына ярдәм итмәс шул… Г.Гыйльманов Кабатлап килү Бер-бер артлы, эзлекле рәвештә кабатлау; берсе артыннан икенчесен кабатлау. Шулай көнне көнгә кабатлап килә торгач, ул [Зөһрә] өйрәнелми калган кагыйдәгә дә килеп җитте. Г.Гыйльманов Кабатлап кую Бер тапкыр кабатлау, алдагы сүзне кабат әйтеп кую. Фәхринең юкка-барга бәйләнү гадәте юк иде, булмаганны сөйләп маташасыз дип, каты итеп кабатлап куйды. Г.Ибраһимов. Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ә.Еники Кабатлап тору Берничә тапкыр кабатлау; бертуктаусыз кабатлау. – Шулай булгач… шулай булгач, – дип кабатлап торды да, кинәт, янәшәсендәгеләрне сискәндереп, һич көтмәгәндә, чалышма аяклы өстәлнең утызлы такталарына авыр йодрыгын төшерде. Г.Кашапов Кабатлап чыгу Башыннан ахырына кадәр, яңабаштан кабатлау. Нинди дога булды әле? Онытканчы, тагын бер мәртәбә кабатлап чыгасы иде! Г.Гыйльманов Кабатлый бару Эзлекле рәвештә һәрберсен кабатлау Кабатлый башлау Кабатларга тотыну. Бераз бер урында таптангач, Гөлкәй якын-тирәдәге шактый остарган биючеләрнең хәрәкәтләрен кабатлый башлады. Х.Ширмән Кабатлый төшү Тагы да бераз кабатлау |