КАБАТЛАНУ ф. 1) Бер үк эш, хәл, вакыйга яңадан, кабат башкарылу, янәдән үтәлү. Ул хәлләрнең Казанда кабатлануына юл куймас өчен, ныклы чара күрергә. К.Нәҗми. Тагын тынлык урнашкач, җәнлек йөридер ахры, дип уйлады лейтенант, әмма кыштырдау тагын кабатланды. З.Фәтхетдинов

2) Яңартылу, яңадан кичерелү; яңадан барлыкка килү. Бу гаҗәп шомлы уй аның башында туктаусыз кабатлана. А.Шамов. Ничә тапкыр күргәндер Габдрахман бу төшен, ярый әле авылында аның кабатланганы юк. Ф.Яхин

3) Кайтаваз ясалу. Мостафаның тавышы, төнге тынлыкны ярып, Сакмар буйлап яңгырап китте һәм кабатланып кире чагылды. Ш.Камал

4) Тапкырлану, арту

Кабатлана бару Бер-бер артлы эзлекле рәвештә кабатлану. Ә йөгергән саен, теге тәмле папиросның матур исеме синең телеңдә кызурак кабатлана бара. Ш.Камал

Кабатлана башлау Кабатланырга тотыну. Хастаханәдән соң әйбәтләнебрәк тора да, аннан тагын өянәге кабатлана башлый. Д.Булатова. Калган көннәрдә әлеге хисләр бер кич дәвамында ук кабатлана башлады. Х.Ширмән

Кабатлана тору к. кабатланып тору. Кичен һәм иртән кабатлана торган җәйге бәйрәмнең көтмәгәндә кечерәюе Юртайның уйлы кешеләрен пошаманга салды. М.Хуҗин. Ә-ә, сез бит Фәлән Фәләнеч, дип танып, кул биреп, хәл сорашулары кабатлана торды. Ф.Яхин

Кабатланып бару к. кабатлана бару. Башламдагы бу бер юл шигырьнең эчендә рефрен булып, кабатланып-кабатланып бара да, ниһаять, шигырь шул ук юл белән тәмамлана. Х.Госман

Кабатланып йөрү Күп тапкырлар кабатлану. «Контрактация» дигән әкәмәт сәер сүз җыелыш саен кабатланып йөрде. Г.Ахунов

Кабатланып тору Даими, һәрвакыт кабатлану, еш кабатлану. Һава тревогасы бу шәһәрдә еш кабатланып торды. Г.Гали. Ә кичкә таба --- бер ханымның пальтосы югалганлыгы мәгълүм булды ---. Мондый хәлләр сирәк булса да, кабатланып тора. Г.Ахунов. --- бу дөньяда һәммә нәрсә кабатланып тора, кичә баеган кояш бүген иртән тагын чыга ---. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә