КАБА’Т-КАБАТ рәв. 1) Берничә тапкыр, әллә ничә мәртәбә, кайта-кайта, кат-кат. Батырша пьесасының кайбер урыннарын кабат-кабат уйнатты. К.Нәҗми. Улы белән килене язып калдырган хатны алып, кабат-кабат укый. Г.Бәширов. Тикшерүче кабат-кабат менә шул сорауларга җавап эзләде. З.Фәтхетдинов

2) Өсте-өстенә, берничә тапкыр. [Акмалның] Йөрәге кабат-кабат кысылып килде, сулыш алуларына хәтле ешайды. Г.Ахунов

3) Катлы-катлы итеп, берничә кабат. Көн яңгырга тартып, болытлар кабат-кабат өелгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә