КАБАТ рәв. 1. 1) Яңадан, тагын бер тапкыр, икенче мәртәбә. Байтак вакытлар ул моның белән бөтенләй кызыксынмаган булып, бу турыда икенче кабат сүз кузгатмый йөрде. Ш.Камал. Безне кабат күрмәссез, хушыгыз инде, диделәр. А.Алиш. --- иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, ул [Иргали] Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды. М.Хәсәнов

2) Тапкыр, мәртәбә, кат. Үксеп үпте үксез балаларын соңгы кабат кысып, суырып. М.Җәлил. Әгәр ул шунда кызса яисә яңагыма сугып җибәрсә, мең кабат җиңелрәк булган булыр иде. А.Шамов

2. с. мәгъ. саннар янында яки кбт. форм. Өсле-өсле, кат-кат, катлы-катлы. Җитмеш кабат күлмәк аркылы тәннәре күренеп тора, ди бит. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә