КАБАРЫНУ ф. 1) Йоннарын, төкләрен тырпайту. Таштан койган салкын чырае, ата күркәдәй кабарынган кыяфәте белән тыныңны куыра иде. Г.Бәширов 2) Һава белән өрелү. Хәлим дә, мәчедәй атылып, өй түбәсенә менеп китте: аның күлмәге, җилдә кабарынып, җилкән кебек киерелде. И.Гази 3) күч. Эреләнү, масаю, үзен эре тоту. Ләкин арыганмы, --- башка сәбәбе бармы, Булат алай бәхеттән, шатлыктан кабарынмады. Г.Ибраһимов. Ләкин Гаяз үзендә һәм миндә туа башлаган кабарынуны икенче төрле басу юлын тапты. М.Әмир 4) күч. Дулап китү, ачудан ярсу, тузыну. Нигъмәт казый бөтенләй ачу белән кабарынды, сезнең белән уртак телем юк минем, дип, чыгып китәргә атлады. Г.Ибраһимов. Хатын шартлар дәрәҗәгә җитеп кабарынды, бүртенде дә пыр тузып чыгып китте… Г.Гыйльманов Кабарына башлау Кабарынырга тотыну. Яз җиттеме, шул нәзек кенә елга киң дәрьяларга охшарга тырышып кабарына башлый. Л.Гайнанова Кабарынып алу Беразга гына кабарыну. Ләкин кая ул, ана тавык кабарынып ала да аны очыртып алып китә. Ф.Исламова Кабарынып бетү Тәмам кабарыну. – Син нәрсә, Ярулла, кызганмыйсыңмы әллә аларны? – Ул көлеп җибәрде, кабарынып беткән кулы белән кытыршы ташны сыйпарга тотынды. Г.Әпсәләмов Кабарынып йөрү Гел, һәрвакыт кабарыну. Мин мин микән, мин кем икән дип, күркә сыман кабарынып йөрим. В.Имамов Кабарынып килү Әкренләп кенәкабарыну. Челләдә коеп яварга кабарынып килгән мул яңгыр болытларының һәммәсе дә газиз авылым Яңа Сәеттән йөзеп килгәндәй тоела миңа. Зөлфәт Кабарынып кую Тиз арада кабарыну. Кифаяныкы [кушаматы] кияүгә килгәнче Керпе – кайвакыт, кызып киткәндә, керпе кебек кабарынып куя, кызган Кифая кырыена килмәвең күпкә кулайрак. Х.Зәйнуллин Кабарынып тору Кабарынган хәлдә булу Кабарынып чыгу Кинәт кабарынган хәлгә килү |