КАБАРЫНКЫ с. 1) Кабарып, өскә калкып торган. Кабарынкы коңгырт-карасу чәчләре тулы түгәрәк йөзенә килешеп тора. Н.Хәсәнов. Шәмсир --- бокаллардагы мул вә кабарынкы күкрәкле, кып-кызыл иренле, сары чәчле шәрә чибәркәй сурәтенә [карый]. Т.Әйди. --- кибет мөдире, кабарынкы җирән мыегын кулы белән баскалап бераз дәшми торач, үз кабинетына кереп китте. Г.Ахунов 2) махс. Өслеге калкып, йомрыланып торган. Үрмәкүч бөтенесен үзенең кабарынкы аркасына өйгән. Р.Хафизова. Кабарынкы көзге 3) Катлы-катлы. Аның өстеннән диярлек искиткеч зур җилкәннәр сыман кабарынкы болытлар Көмеш Алан ягына таба агылалар иде. Г.Кашапов. Күкне бизәп, каурый болытлар әкрен генә селкенгәләп тора, ара-тирә кабарынкы болытлар күренгәли. Д.Каюмова 4) күч. Югары стильдәге, нәзакәтле дип саналган (мәс., стиль, сүз һ.б.) 5) күч. Чынбарлыктагыдан, гамәлдәгедән чамасыз арттырылган. Кабарынкы сүзләр |