КАБАРЧЫК и. 1) Тире өслегендә барлыкка килгән сулы яки үлекле куык; авыртулы төер. Ишкәк ишкәнгә, кыш буе кара эш эшләмәгән кулларга кабарчыклар чыга, аның каравы күкрәкләр киң сулый, үпкәләр язгы саф һавага рәхәтләнәләр иде. Р.Гали

2) Сыеклык эчендә барлыкка килгән һава яки газ куыкчыгы

3) күч. Мактанчык, буш сүз сөйләүче, шапырынырга яратучы. Һәм шул хәлләр аның халык телендә «җилкуар, мактанчык, куык вә кабарчык» дип тә аталгалавына сәбәп булалар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә