КАБАРУ ф. 1) Тигез өслектә чыгынтылар барлыкка килү, бүлтәеп, күпереп тору. Әнә, яшел бөдрә дулкыннары белән кабарып, тирә-юньгә урман җәелеп киткән. Р.Фәизов

2) Тән күзәнәкләренә сыеклык тулып шешенү, шешкән булу, ялкынсыну. Гәрәйнең үзендә шешенү сизелде... Балтырларыннан башлап, ботка таба кабару артты. Г.Ибраһимов. Марат исә чакыручының кызыл йөзенә, күп эчүдән кабарып капчыклана башлаган күз төпләренә игътибар итеп алды. З.Фәйзуллин

3) Сугу, бәрелүдән, көч төшүдән имгәнеп күпереп чыгу, бүлтәеп аерылып тору. --- ләкин хатынның җилкәсенә төзәлгән кул ялгыш битенә эләкте, сул яңагы, күз төбе кара янып, шешеп кабарды... Г.Ибраһимов. Авыр эштән аяктагы кан тамырлары кабарган

4) Тәннең берәр урынында куык, кабарчык барлыкка килү. Аякларның кабарган һәм чиләнгән җирләре башта авырткан кебек булсалар да, бара-бара кызып, авыртулары сизелми башлады. М.Гафури. Тик учлары гына кабара язды бугай. М.Фәйзи. «Тырма сабы тотсаң, кул кабара! Аннан соң бил авырта!» – дип кычкырды. Н.Фәттах

5) Ачып күперү, күтәрелү. Биш литрны көн дә өсти бара, апарасы һаман кабара. М.Җәлил // Көпшәкләнеп күтәрелү, йомшау. Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. М.Галәү

6) Кайнап чыгып күперү, кайнавы белән күтәрелеп менү (мәс., сөт, аштагы токмач)

7) Һава тулып өрелү. Сабын күбеге кебек кабаралар күбекләр алдымда. Ә.Ерикәй. Күкрәге бер кабарып, бер төшеп, авыр-авыр сулый. Ш.Камал. Суда һава белән кабарган күлмәгеннән тоттым дигәндә генә, «бульбаш» йөзүен тизләтеп, яр кырыена килеп җитте дә өскә үрмәли башлады. К.Латыйп

8) Тырпаю, күперү, үрә басу. Кап-кара чәчләре кабарып, бөдрәләнеп тора. Г.Ибраһимов. Муенына каз итләре чыккан, бала йоннары кабарган, чәчләре суга манып алган мәче йоны кебек укмаш-укмаш кибеп каткан иде. Г.Гобәй

9) Масаю, эреләнү, үзен зурга кую, һавалану. Һәрвакыт бераз кабарырга, куык очырырга тырыша. Г.Ибраһимов

10) Арту, күбәю, көчәю; таралу. Айлы төндә ярдан-ярга сыя алмый аккан Кама бозлары өстеннән чыгып качулары турындагы сүзләр тагы ныграк кабарды. Г.Ибраһимов. Кинәт кенә болытлар кабара башлады, җир өстенә әллә ничек кинәт кенә караңгылык төште. Д.Каюмова

11) сөйл. Симерү, юанаю, калынаю

12) Бөтен хәлгә килү, түгәрәкләнеп тулышу; тиешле күләменнән зуррак булып күренү. Ул [кояш] әле ялкынсыз, әмма шулкадәр кызып кабарган, аның шәүләсеннән бөтен көнчыгыш шомлы кызарып, күңелгә куркыныч салып тора. И.Салахов

13) күч. Ярсып китү, кызу. Бу оятсыз кешенең авызына сугардай булып ачуы кабарды. Ш.Камал. Куллары да калтырана, ачуы да кабара. М.Җәлил. Әле ярый җилкәсендә авыр көянтә бар. Югыйсә Сәүбән, күңеленә тулышкан үпкә-ачуыннан кабарып, өскә күтәрелеп китәр иде. Г.Гыйльманов

14) күч. Арудан баш кату, уйлый алмас дәрәҗәгә җитү. Егетнең бу сораулардан башы кабарды, акылы томаланды. Г.Ибраһимов

Кабара бару Акрынлап, аз-азлап кабаруы арту. Ирнең ачуы кабарганнан-кабара барды: «Анда синең ни эшең? Синең әйберең минем әйберем түгелмени?» Г.Ибраһимов. Юк, алар, чынлабрак баксаң, тик кенә тормыйлар икән, алар һаман кабара баргандай үсәләр, куералар һәм бик әкрен генә болай таба авышалар да иде... Ә.Еники

Кабара башлау Кабарырга тотыну; кабару билгеләре күренү. Күптән инде шул исереккә аның ачуы кабара башлаган иде. А.Алиш. Кинәт кенә болытлар кабара башлады, җир өстенә әллә ничек кинәт кенә караңгылык төште. Д.Каюмова

Кабара тору Кабаруын дәвам итү, кабаруы көчәю. Өзгәләнеп әрнегән җирләрен төкерекләп кашый бара – борчак-борчак ак бөрчекләр кабара тора. З.Фәйзуллин

Кабара төшү Тагы да бераз кабару. Маңгае турысыннан тигез итеп кискән кара чәчләре, кичке җилдә кабара төшеп, бераз дулкынлана ---. А.Вергазов

Кабарып бетү Тәмам, бик нык кабарган булу. Әтисе аның маңгаеннан үпте, кабарып беткән зур кулы белән Газинурның җиткән чәчләреннән сыйпады. Г.Әпсәләмов. Линдаль кабарып беткән куллары белән ишкәкләрен кысыбрак тота. Ф.Хәсәнов

Кабарып җитү Тәмам, бөтен көченә кабару. Ачуы кабарып җиткән Акбүз ят кешенең каршысына сикерергә килеп басты. Г.Гобәй

Кабарып йөрү Озак вакытлар дәвамында ачу саклау. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөри әле. Ф.Хөсни

Кабарып килү Кабарырга әзерләнү, аз-азлап, акрынлап кабара башлау. Чөнки председатель белән секретарьга Шәмгун картның да ачуы кабарып килә иде. А.Шамов

Кабарып калу Кабарган хәлгә килеп, шул торышын саклау

Кабарып китү Ниндидер сәбәптән, этәргечтән соң кинәт кабару. Бер дә көтелмәгән җирдән һәммәсенең кесәләре кинәт кабарып китте. Г.Ибраһимов

Кабарып тору Әле, хәзер кабарган хәлдә булу. Тәгәрмәчләр белән ат эзе арасыннан --- кабарып тора торган чирәмле сызыклы сызылып киткән тигезсез юллары бик матур булып күренәләр. М.Галәү. Ак мендәрләр кабарып тора, түрдәге көзге башына да сөлге эленгән. Г.Әпсәләмов. Җилкәсе киң, беләгендәге мускуллар ничек кабарып торалар. А.Әхмәт

Кабарып чыгу Кинәт кабару, нинди дә булса сәбәптән кабарган хәлгә килү. Теге кешенең муен тамырлары кабарып чыкты. Ш.Камал. Минем сул кулга 25 кайнарны чәпәгәннән соң, уч төбем кабарып чыкты. Ә.Айдар. [Күкшәләр] Ашаганда авызларын төйгечләп тутыралар, хәтта тамаклары кабарып чыга. Н.Сладков. Ике учым да кабарып чыккан иде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә