КАБАРТУ ф. 1) Тигез өслекне күтәрелеп тора торган итү, бүлтәйтеп чыгару, бүлтәйтеп кую. [Гыйният] Яңадан көзге алдына барып, ике кулын бөгеп, көчле мускулларын кабарта. А.Әхмәт 2) Нинди дә булса сәбәптән (ышкылып, өшетеп, пешереп һ.б.) тәннең берәр җиренә куык, кабарчык барлыкка китерү. Кыска саплы көрәк белән куркыныч янау астында дөнья кадәр җир казу, балчык ыргыту, кулларын кабартып, билләрен бетереп кенә калмыйча, тәмам хәлдән тайдырган иде. З.Фәйзуллин 3) Салкын алу, ялкынсыну. Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар --- бердән-бер көнне, Маһиянең үпкәсен кабартып, аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов 4) Басылганлыгын, ятканын, изелгәнлеген бетерү, күпертү. Яңадан бер кат көзгегә күз төшерде дә чәчләрен тагы бер кат бармаклары белән кабартты. Ф.Әмирхан. Киң агач ятакның өстенә тау-тау өелгән түшәк-ястыкларны, мендәрләрне яңадан кабартып җәйде. Г.Ибраһимов 5) Басылып яткан җиреннән кузгатып, астын өскә каратып кую, әйләндерү. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Р. Мөхәммәдиев 6) Җирне казып йомшарту, көпшәкләндерү. Алмагачларның төбен кабартты. И.Гази. Һәрбер кантарны кул белән диярлек уып, җирне түшәк сыман итеп кабартканнан соң гына, Иргали абый туфрак куенына бөртек керткән, имеш. М.Хәсәнов 7) Камырны басканнан соң һәм ясап бетергәннән соң мичкә тыгар алдыннан җылыда тотып күпертү. Син – шәһәр кызы, камырны ничек кенә кабартсаң да, авылда ипиең уңмас. Н.Гыйматдинова 8) Сөтне яки токмачлы ашны кайнатып чыгарып күпертү. Токмачыңны тизрәк кабартып чыгар! Ишетәсеңме, килен? С.Рафиков 9) Тырпайту, өскә таба күтәрү (хайван, кош-кортларның мамыгы, йоны, сырты һ.б. тур.). Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. А.Алиш. Каурыйларын күркәсыман итеп кабартып юындылар алар. Ш.Маннур 10) Эченә һава, газ өрдереп тутырып күпертү, күләмен зурайту, тыгызлау. Яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды. Ә.Фәйзи. [Фәрит] Тау-тау күбекләр кабартып, бөтенесен берьюлы уды. Ә.Дусайлы 11) Җил киереп күпертү (җилкәнне, киемне һ.б.). Атауга таба искән көчле җил җилкәннәрне әнә ничек кабарта, җилкән тукымасы барабан тавышы чыгарып дөпелдәп куя. М.Юныс. Ап-ак күлмәген җил кабарта. Рәсүлә ояла-ояла күлмәк итәген тезләренә тарта. Р.Бәшәр 12) күч. Чамадан арттырып җибәрү, үзеннән өстәп сөйләү, күпертү. Бу хакта җиңелгән, җәберләнгән булып күренү өчен, үзе теләп моны кабартты. Г.Ибраһимов. Серне сезнең берегезгә генә ач, китәсез барыгыз да кабартып. Т.Әйди. Фантазиямне тавис коерыгыдай кабартам да, җанны атам көтелмәгән рифма өере иркенә. Р.Харис 13) күч. Башка мәсьәләләрдән аерып алып игътибарны юнәлтү, аны иң мөһиме итеп күрсәтергә тырышу. Алманияның тарихи үз мәйданына көне-төне бомба ява башлаганда, шул уңайдан җитәкчелеккә зарлану хатлары агылганда, Шәмсинең татар мәсьәләсен кабартырга тырышуына кайсы алман илтифат бирсен икән? Т.Әйди 14) күч. Арттыру, көчәйтү, куәтләү. Бу хәл карчыкның ачуын гына кабартты. Г.Гобәй. Укучылар алдына аларның яхшы яклары кабартып бирелгән. Г.Нигъмәти Кабарта бару 1) Берсе артыннан икенчесен кабарту; эзлекле рәвештә бер-бер артлы кабарту 2) Кабаруын акрынлап көчәйтү. --- алгы пыялага туктаусыз чәчрәп сыланган сыек лай эчтәге ачуны отыры кабарта барды. М.Маликова Кабарта башлау Кабартырга тотыну. Дөресен әйткәндә, Гөлчирәнең үзен болай үтә кырыс тотуы Әсфанның ачуын да кабарта башлаган иде инде. Ф.Хөсни. Хәзер сыртын кабарта башлар, йон уңаена сыпырырга кирәк. И.Нуруллин Кабарта төшү Тагы да бераз кабарту; кабаруын көчәйтү, арттыру. Бу нәрсә Мәликәнең ачуын тагын да кабарта төште. А.Шамов. Гаязның тынычлыгы Шәфыйкның ачуын кабарта төште. М.Әмир Кабартып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә кабарту, тиз-тиз күпертү. Чаршау артындагы урыннарын рәтләп, ипле генә бер-бер артлы мендәрләрен кабартып алды. Р.Мөхәммәдиев Кабартып ату Тиз-тиз, аннан-моннан кабарту Кабартып бетерү Барысын да, берсен дә калдырмыйча кабарту; тәмам, бик нык кабарту. Аена – алты мең! Акча санатып, бармакларыңны кабартып бетерәм әле мин синең, бабай! Р.Вәлиев Кабартып җибәрү Бераз кабарту, берникадәр кабаруын көчәйтү; ниндидер сәбәп нәтиҗәсендә кабару. Бу малайның яралануын башта ук белдермәве яңадан ачуын кабартып җибәрде. Г.Бәширов. --- куна тактага таратып куйган токмачны бармак очлары белән генә күтәреп-сикерткәләп кабартып җибәреп, суган әрчергә тотынды. З.Фәйзуллин Кабартып кую Кабартылган хәлгә китерү. Сандыкны ябып, янә ястык-мендәрләрне өеп-кабартып куйды. Р.Батулла. Лак белән катырып, кабартып куелган куе кара чәчләрен каплаган затлы челтәр яулык йөзендәге шатлыгын яшерә алмады Фәзилә Хәмитовнаның. Г.Мирһади Кабартып чыгу Һәрберсен берәм-берәм кабарту |