КАБАРТМА и. махс. Мич алдында майлы табада яки кайнап торган майда йөздереп пешерелә торган, йомры формадагы, ачыга күпертеп әзерләнгән камыр ризыгы. Аннан чәй-шикәр, майлы күмәчләр, ләвәшләр, вак бәлешләр, кабартмалар, тагы әллә ничаклы тәмле ашамлыклар чыкты. Г.Ибраһимов. Кешеләр коймаклар коялар, кабартмалар пешерәләр, малайларына яңа күлмәкләр тегәләр. И.Гази. – Гөлүсәкәем, җүри сиңа дип атап, мул итеп пешердем… – дип, тирән коштабак тулы кабартмаларын күрсәтте. М.Хәсәнов

Кабартма бит Кабарып, түгәрәкләнеп торган тулы, симез бит. Рафис та шунда, кабартма бит Ленар, әрекмән колак Ясәви дә калмаган иде, ятабыз җыйнаулашып тау башында. Н.Хәсәнов. Кабартма ирен Бүлтәеп торган калын ирен. Нур тулган ике күздән башка егетнең йөзендә җәлеп итәрдәй нәрсә юк иде. Җәенке борын, дугаланып тоташкан каш, кабартма ирен, маңгаена алкаланып төшкән кара чәч ---. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә