КАБАРЛЫК с. 1) Авызга алырлык, ашарлык, ашарга яраклы. Ботканы пешереп, өстәлгә утырттылар. Ул шыр тоз, кабарлык та түгел. Х.Камалов 2) к. кабым. Кабарлык икмәк табылыр микән. М.Гафури. Җәйләүдәге мал чеметеп кабарлык үлән таба алмады. И.Салахов. – Әнием ачтан үлә... Шушы балта хакына бер кабарлык кына май бирче, җиңги, – дип, көчкә йомышын әйтте. Ш.Янбаев |