КАБАН и. 1) Дуңгызлар семьялыгыннан, урман куелыгында, сазлыкларда, түбәнрәк урыннарда төркемләп яши, күшәми торган, партояклы, имезүче хайван; кыргый дуңгыз. Капкынга берничә кабан, хәтсез генә куян эләкте. Г.Гыйльманов 2) астр. Борынгы Көнчыгыш йолдызнамәсендә алтмыш еллык календарь циклның 12 төрле хайван белән белдерелгән соңгы уникенче билгесе; шул билгегә туры килгән елда туган кеше. Шәрык календаре һәм ырымнары буенча, кабан елында туганнар матурлыкны ярата гына түгел, үзләре дә матур булырга тырыша. Т.Әйди |