КАБАЛА’У ф. диал. Кул белән эзләнү, кармалау, капшау. [Мәдинә] Бармагына кигән йөзеген кабалап карады. Ш.Хөсәенов. Аягына йомшак тиде. Кабалап караса – имән төбе туп-тулы бал. К.Насыйри

Кабалап алу Тиз генә кабалау хәрәкәтләре ясау, ашыгыч рәвештә, аз гына кабалау

Кабалап бетерү Башыннан ахырына хәтле кабалау; барысын да, берсен дә калдырмастан кабалау

Кабалап кую Искәрмәстән, кинәт, бер генә тапкыр кабалау

Кабалап чыгу Һәрберсен берәм-берәм кабалау

Кабалый башлау Кабаларга тотыну. «Балаларның күпчелеге, я күлмәк итәген кабалый башлап, я чәчләрен төзәткәләп, игътибарын икенчегә юнәлтте», – дип искә алды «дөнья гүзәле» әнисе. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә