КАБАЛАНУ ф. 1. 1) Ашыгудан артык хәрәкәтләр ясап нәрсәдер эшләү, тиз-тиз эшләргә тырышу. Берәү керә, берәү чыга – барысы да ут капкан кебек ашыга, кабалана. И.Гази. Повар да кычкырып көлде һәм капкадан чыгып китәргә ашыгып кабалана башлады. Г.Гобәй. Әнвәр ишекне үзе генә япмакчы иде дә, элгечне бигенә туры китерә алмыйча, озак кабаланды. К.Нәҗми 2) диал. Бик нык ашыгу, тиз-тиз, җәһәт эш итү. Юк, юк, мин кабаланам, озатып йөрмәгез, мин чаптым. Ф.Садриев. Кунаклар китәргә кабаланды 2. кабаланып рәв. мәгъ. 1) Ашыгып, бик тиз, җәһәт. Ул озак йөрүдән читләре киселә башлаган соры конвертны кабаланып ачарга тотынды. Г.Бәширов. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар [кылганнар]... Ә.Еники 2) к. кабалап. Вакытсыз йөрүченең аяк тавышын сизеп, ферма эте Сатурн кабаланып өрә башлады. Ф.Хөсни Кабалана башлау Кабаланырга тотыну. Әмма бу сәер тәкәнең әрсезлеген сизеп алган теге иң дәү кәҗә аны күргәч яңадан кабалана башлады. Р.Мөхәммәдиев. – Кил, яме, менә адресым, тукта, язып ук бирәм, – дип, Айсылу ничектер каушаудан кабалана башлады, сумкасыннан каләм алырдай итте. Ф.Яхин Кабалана төшү Бераз кабалану, кабаланулары сизелеп тору. Тыныч кына кичне көткән кешеләр, кузгалу вакыты җиткәч, үзләре дә сизмәстән бераз кабалана төшеп, винтовкаларын астылар. Г.Бәширов. – Юк, юк, – диде ул һәм, кабалана төшеп, авызындагы ризыкны тумылдатып чәйнәргә кереште. Р.Мөхәммәдиев Кабаланып алу Бераз, аз гына вакыт эчендә кабалану Кабаланып йөрү Күз алдында әле бер якка, әле икенче якка ашыгып йөгеренеп кабалану. Хәлим, аның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып кабаланып йөрде. И.Гази Кабаланып китү Кинәт, кирәгеннән артык ашыгып кабалана башлау. Холкы сабыр, әтрафлы, беркайчан да йөгереп, кабаланып китмәс, чебенгә чукмар күтәрмәс… Т.Галиуллин Кабаланып кую Кинәт, кыска вакыт аралыгында кабалану, кабаланганын сиздерү. Миңлегаяз кинәт кабаланып куйды һәм чанага таба ашыкты. Р.Мөхәммәдиев |