КАБАЛА и. гар. тар. 1) XIV–XVII йөзләрдә Урта гасыр Русенда ясак-бурычларын түли алмаудан барлыкка китерелгән гомерлек бәйле булу хәле; крепостнойлык

2) күч. Бәйлелек, бәйле хәлдә булу. Туган Ватан кабалада булса да, Татарстан дигән җиребез бар. Мәдәниятебез, телебез, динебез. З.Хөснетдинов

3) күч. Бик авыр матди хәл, матди яктан тулы бәйлелек

Кабалага керү Мөстәкыйльлекне, бәйсезлекне югалту, кемгә дә булса бәйле булу. Кабалага төшү к. кабалага керү. Кабалага эләгү к. кабалага керү. Көнбатыштан кайткан нәрсәләр исәбенә күпме яшәп була? Бу бит коллыкка төшүнең, кабалага эләгүнең иң туры юлы... Т.Галиуллин. Кабаладан чыгу Бәйсезлеген кире кайтара алу, мөстәкыйльлеген торгызу. Тоталитар хакимият ач-ялангач крестьянны җиргә мәҗбүри бәйләп тору юлын тапкан: крестьянга паспорт бирелми. Кабаладан чыгасың килә икән, «дус-иш» тап. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә