КАБАК IV и. нем. тар. 1) Арзанлы исерткеч эчемлекләрне ваклап сату, эчү урыны; трактир. Шул рәвештә бер атна – ун көн чамасы Галиәкбәр агай шәһәрнең астын-өстенә китереп, беренче класс рестораннарыннан башлап түбән дәрәҗәдәге кабакка кадәр һич бер зиярәт итмәгән җирне калдырмады. Ш.Мөхәммәдев. Берлинның бөтен-бөтен кварталларын каплап алган кафелар, рестораннар, кабаклар, фәхешханәләр яшиләр. Г.Гобәй. Кабак, түбән пробалы булса да, үзенә күрә бер клуб иде. Реформадан соң кабаклар ябылды. М.Мәһдиев

2) гади сөйл. Ресторан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә