КАБАК II и. Күз алмасын томалап ала торган хәрәкәтчән тире катламы; каштан түбәнге кабарып торган өлеш. Әйтәм аны ике-өч көннән бирле сул кабагым тарта иде, шуңа икән. Т.Гыйззәт. Ниһаять, Хәлимнең күз кабаклары калтыранып алдылар да киң ачылып киттеләр. Г.Гыйльманов. Аның әйләнеп төшкән калын кабаклары астындагы кысык күзе хәтәр елтырап куйды. Ф.Хөсни

Кабак җыеру к. каш җыеру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә