КАБАК I и. 1) Кабакчалар семьялыгыннан җирдә үрмәләп үсә торган, эче куыш калын сабаклы, кызгылт сары йолдызсыман чәчәкле, яссы куе яшел яфраклы бакча үсемлеге; яшелчә. Беренче класслар табигать почмагында ике әрҗәгә кабак утырталар. Г.Гобәй. Үсә бара торган айда: рассадага помидор, ташкабак, баклажан, кабак, борыч утырту башлана. Татар мөселман календаре 2) Шул үсемлекнең азык буларак кулланыла торган зур озынча яки шарсыман җимеше; орлыгы шулай ук азык буларак кулланыла, эфир майларына бай булуы белән аерылып тора. Сөембикә апа әйтә, монда, ди, менә мондый кочак җитмәс кабаклар үсәр, ди. Ә.Еники. Минем әни чәйгә дип кишер киптерә, кабак көйдерә. Д.Каюмова ◊ Кабак баш Аңгыра, миңгерәү, булдыксыз (кешегә карата). Кабак бәлеше Җебегән, йомшак, булдыксыз (кешегә карата). Кабак булу Арудан, гаҗизлектән баш миңгерәү, аңлый алмас дәрәҗәгә килү. Аның күзе томаланган, башы кабак булып каткан иде. Г.Ибраһимов |