КАБА I и. 1) Җеп эрләү өчен тетелгән йон, сүс, мамык йомарламын беркетеп куя торган, агачтан эшләнгән тараклы җайланма. Сәкедә Галимә каба белән җеп эрләп утыра. М.Фәйзи. Сафа килеп кергәч, ул кабасын бер читкә куйды. А.Шамов. Бу юлы Миңнисә җиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм, ачу белән кабасындагы сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетелмәс мыгырдады. Ә.Фәйзи

2) Агач сукада: төрәнне беркетеп куя торган кисәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә