ЙӨТКЕРҮ ф. Сулыш юллары сәламәт булмау сәбәпле, өзек-өзек, калтыраулы тавыш белән тын чыгару; ютәлләү. Колакка ат пошкырган, ат кешнәгән, үгез мөгрәгән йә сарыкларның «кәһ-каһ» йөткергән тавышлары ишетелеп китә. А.Расих. Кемдер авыр сулап куйды, кемдер учына йөткерде. Ф.Латыйфи. [Фәридәнең] Күңеленә: «Рөстәм абыйны күрсәм, йөткерүем дә бетәр, ябыкканым да, тагы әүвәлге шикелле шат тора башлармын», – дигән уй килә. С.Җәлал Йөткерә башлау Йөткерергә тотыну. Кинәт ул буылып йөткерә башлады. Аның тыны капланды. Р.Батулла Йөткереп алу 1) Тиз арада кыска гына йөткерү. Байтирәкләр турына җиткәч, туктады, койма аша үрелеп карады да, чемоданын куеп, учына йөткереп алды. М.Галиев. Хәмдүнә әби, авызын каплап, әкрен генә йөткереп алды. Р.Бәшәр 2) күч. Өзек-өзек тавышлар чыгару. Бер көйгә генә тырылдап эшләгән көймә моторы бер-ике мәртәбә йөткереп алды да шым булды. З.Хөснияр Йөткереп бетү Бик нык йөткерү дәрәҗәсенә җитү. --- ул кеше үзенең иткән хезмәте, бетергән гайрәте һичбер төрле мәгънәви файдага китмәгәнен күрсә, шөбһәсез, шул идея банкротлыгын күтәрә алмас иде, шөбһәсез, ул кеше янып-көеп үләр иде. Яки аһ-ваһ итеп, йөткереп бетәр иде. Г.Исхакый Йөткереп җибәрү Кинәт йөткерә башлау. Шулкадәр тамак кырып бер рәхәтләнеп йөткереп җибәрәсе килә: түзә торган түгел. В.Нуруллин Йөткереп йөрү Әле, хәзерге вакытта йөткерү. Кич белән яшелчәләргә су сипкәндә, юри кырык-кырык йөткереп йөри дә, авыл малайлары безнең бакчага борылып та карамыйлар. Аманулла Йөткереп кую Бер тапкыр йөткерү. Ара-тирә каты көзге юлда аяк кыштырдаганы ишетелгәли, берәрсе йөткереп куя. Г.Бәширов. [Әхмәт Тимер] Тамагын кырды, йөткереп куйды. С.Йосыпов Йөткереп тору Әле, хәзер йөткерү; бертуктаусыз йөткерү Йөткереп чыгу Күпмедер вакыт дәвамында йөткерү. Ике бүлмә арасындагы юка дивар аша Фатих Әмирхан шагыйрьнең төннәр буе йөткереп чыкканлыгын ишетеп, борчылып ята торган була. Л.Хәмидуллин. Кичләрен, типографиядән кайтканда, салкын җилләр Габдулланың гәүдәсен куырып ала да, аннан ул төн буе йөткереп чыга. М.Гарипов |