ЙӨРҮ ф. 1. 1) Атлап, аякларны хәрәкәт иттереп, бер урыннан икенче урынга күчү (кеше һәм хайваннар турында).

2) Аякка басу, хәрәкәт итәрлек хәлдә булу (кеше һәм хайван турында). Бала иртә йөри башлады

3) Йөзү, йөзеп хәрәкәт итү. Елгада ташбашлар өерләре белән йөри. А.Расих

4) Билгеле бер маршрут буенча билгеле бер вакытта хәрәкәт итү (поезд, машина, пароход, самолёт һ.б. турында)

5) Хәрәкәт итеп тору (төрле механизмнарның, техниканың эшләп торуы турында). Сәгать йөри: келт-келт. М.Җәлил

6) Берәр максат белән нинди дә булса транспорт төренә утырып хәрәкәт итү (кая да булса бару). Таштимерова районга гына машина белән килә, авыл арасында ат белән йөри, чыбыркысын кулыннан төшерми, диләр. М.Маликова

7) Чаңгыда, тимераякта шуу. Ә көз көннәрендә яңа гына каткан боз өстендә, берсен-берсе куа-куа, тимераякта йөриләр. С.Җәлал. Бервакыт дус егет белән шәһәр кырыендагы урманда чаңгыда йөргәндә, атлы чана юлына килеп чыктык. Татарстан яшьләре

8) Нинди дә булса максат белән даими рәвештә кая да булса бару (төрле юнәлештә даими кабатланып торган хәрәкәт турында). Көтү яланнан кергәч, көзге һәм кышкы салкыннарда --- шаукымга ияреп кенә түгел, ә чын ихласлык һәм, әйтергә кирәк, кайнар дәрт белән һәвәскәр драма түгәрәгенә йөрде яшь Ильяс. Ә.Баянов. Елына ике килә торган гаеттән башка ул үзенең мәчетенә йөрде микән? Ә.Еники. Алай да бу шигырь кичәләренә йөрү миңа бик файдалы булды. И.Салахов

9) Берәрсе янына, берәр җиргә баргалап, килгәләп тору. Минем йөрүемне бер дә күпсенми тор! Йөресәм, сиңа йөрмим, --- үземнең туганыма йөрим. Ш.Камал. Фатыйма бикә, хөрмәтсезлек булыр дип, матәм көнендә кунакка йөрүне килештермәсә дә, кызы бик ялынып сорагач, туктатырга кыймады, җибәрде. Г.Ибраһимов

10) Берәр нәрсә аркылы үтү; керү, чыгу. Урамны кар басты. --- Капкадан йөрергә мөмкин түгел. Г.Ибраһимов

11) Ял итү, тамаша кылу максаты белән кайда да булса хәрәкәт итү. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Әкият. Җылы май кичләренең берсендә, гадәттәгечә, дуслары белән урамда йөрергә чыккан иде. А.Сафин. [Ир-егет] Төшендә чибәр кыз белән болын-кырларда йөрде. Ә.Баянов

12) Бер урыннан икенче урынга күчерү, йөреш ясау (шахмат, шашка уеннарында). Шаһвәлиев аңа дүрт йөрүдә мат куйды. Г.Ибраһимов. Кондырев шахмат фигурасын кулына алып йөрергә әзерләнде --- Җ.Тәрҗеманов

13) Урыннан урынга күчерелү, хәрәкәттә булу. Аларның [утын төяп торган кешеләрнең] кулларында метрлы юан агачлар уракчылар кулындагы көлтәләр шикелле җиңел йөрде. Г.Гобәй. Япь-яшь кешеләр кирпечләрне тигез, пөхтә түшиләр, мастероклар, оста кулларга буйсынып, күндәм йөриләр. С.Рафиков

14) Яңа җирләрдә булу, дөнья күрү, сәяхәт итү. Чит илләрдә йөреп малсыз кайтсаң, Әтиең, әниең, сөйгәнең ят була. Җыр. Дөньяны җимерәбез, малай, хәзер чит патша җирләрендә йөрибез. Г.Ибраһимов. Шул китүеннән озак еллар йөрергә туры килде аңа. Э.Касыймов

15) Кайда да булса яки кемнәрдер арасында булу. Кичә көндез кайда йөрдең? Нурлы йөзең күрмәдем. Җыр. «Йөргән таш шомара», – диләр бит. Шулай икән ул, күп йөргәч, дөньяның серенә ныграк төшенәсең икән аны. Р.Кәрами

16) Нинди дә булса эш башкару, кайда да булса хезмәт итү. Гасыйм --- хәзер транспорт бригадасында грузчик булып йөрүе турында язган иде. Н.Фәттах

17) Берәр нәрсәне кайгырту, шуның мәшәкатьләре белән мәшгуль булу. Булат тагы чәнчеп өстәр: ләкин нык булыгыз, интеллигенциянең бер катлавы, кызарып, «социализм» дип йөри дә, ахырдан барып, мещанлык сазына бата, шунардан сакланыгыз, дияр. Г.Ибраһимов. Тапкансыз икән өйләнеп йөрер чак. Мондый маҗара көннәрендә нинди никах ул? Т.Гыйззәт. Ул цех артыннан Давытка күп йөрергә туры килде. М.Маликова

18) Нәрсә белән дә булса шөгыльләнү, шуның белән кәсеп итү. Шул юлда йөреп, бар дәүләтләреннән аерылып, ахырында адәм мәсхәрәсе булып, хәтта ахырында гомер буенча сәдакага йөреп үлгән кешенең очы-кырые юк. Г.Камал. [Мулла Бикчәнтәйгә:] Маймыл, аю биетеп йөрү мөселманлык эше түгел. Т.Гыйззәт. Нигә миңа ул маймыл, минем маймыл биетеп йөрер вакытым узган. Ә.Фәйзи

19) Нинди дә булса киемдә, рәвештә булу. Бәештә гомер булмаган хәл, ди, мәктәпне җыештыручы безнең күрше апа, кышын да, көязләнеп, юка хром күн итекләрдән йөри. Г.Тавлин. Иртәнге чыкта яланаяк йөрү дә кайбер сырхауларга килешә. Д.Салихов. Шәкүр --- бик нык рәнҗеде, яше барса да өйләнми йөрде, хатын-кызга ышаныч-фәлән күрсәтмәде. Н.Акмалов

20) Нинди дә булса хәлдә яки халәттә булу; кичерешләр, хис-тойгылар белән яшәү. Алар икәве, бигрәк тә генерал Корнилов, власть башына менү хыялы белән шашынып йөргәннәр. И.Гази. Якты дөньядан караңгы дөньяга күчүенә әби тәки күнегә алмады, өч ай буе эчтән генә сызып йөргәч, гүр иясе булды. Н.Гыйматдинова. Мондый көннәрдә әнисе борчулы йөри, юньләп сөйләшми. Р.Низамиев

21) Сөйләнү, таралу, ишетелү (фикер, сүз, хәбәр һ.б. турында). Әйе, узган ел «Миңнулладан Мәгъсүмәләргә посылка белән гармун килгән, әмма килендәше аны аларга бирмәгән» дигән имеш-мимешләр йөргән иде авылда. В.Нуруллин. Бу турыда авыл халкы арасында да ышын-пышын сүзләр йөрүе Иргали өчен сер түгел иде. М.Хәсәнов. Аның хакында мәзәкләр халык арасында да йөри. Ф.Галиев

22) Кем турында булса да әлегә кадәр башка фикердә булу, ... дип уйлау, ... дип исәпләү, санау. Кара син аны, йөр син аны «бер надан карчык» дип. М.Мәһдиев

23) Нинди дә булса эшне эшләргә ниятләнү, исәп итү, уйлау. Аңгыра, без сезнең шикелле кош тотарга йөрүчеләрнең үзләрен дә яхшы гына капкынга эләктерәбез. Г.Камал. Ах, гафу итегез, Николай Иванович, әүвәл менә язам, менә язам дип йөрдем дә, аннан соң сезнең адресыгыз алышынган, дип ишеттем. Ф.Әмирхан. [Айбулатовның] Торак йортларны яхшырту, үзгәреш кертү нияте белән йөрүе икән. Г.Кашапов

24) күч. Егет белән кыз мәхәббәт мөнәсәбәтендә очрашу, аралашу, гыйшык тоту. Ах-вах итми, «сөям» дип вәгъдәләр бирми генә бер-ике ай йөрделәр дә, бер көнне эштән соң Гафурның барактагы бүлмәсенә бергә кайттылар. Җ.Рәхимов. Сине «Малтабаров белән йөри» диләр, кызым, шул дөресме? Ул бит – синең әтиең яшендәге кеше! Азат хатын

25) күч. Кемнең дә булса үз-үзен билгеле рәвештә тоту. Пош-пош килеп, кибәк ашаган сыер шикелле мышкылдап йөри. Г.Камал. Килен бит һаман минем күз алдымда: --- бик акыллы, бик әйбәт йөри. Г.Бәширов. Хватит миңа шыксыз үрдәк баласы булып йөрергә! М.Мәһдиев

26) күч. Кемнең дә булса киңәшен тоту, аныңча эшләү, яшәү. Бу эштә син аның [әнкәңнең] сүзен тыңла, атаңча йөр. Ф.Хөсни. Синең сүзең белән йөргән мин – җүләр! М.Мәһдиев

27) күч. Яшәү, тору. Кыз, көнләшүдән үз-үзен кая куярга белмичә, юка күлмәктән килеш чыгып китеп, ике айга якын сукбайлыкта йөрде, дөньяга әйләнеп кайтты. Ш.Шәйдуллин

28) күч. Акча кулланышта, әйләнештә булу. Акча ул кайберәүләрдә капчыклап йөрде, тик менә аларда гына – Габделхәйләрдә генә – капчыклап та, янчыклап та булмады. Н.Фәттах

29) күч. Законлы яки абруйлы көчкә ия булу (сүз, боерык һ.б.ш. турында)

30) күч. Югары авторитетка ия булу. [Наилә иренә:] Нургалиевләр фамилиясе шактый югары дәрәҗәдә йөри икән монда! А.Гыйләҗев

2. ярд. ф. функ. 1) Эш-хәлнең дәвамлы һәм өзлексез булуын, субъект өчен чагыштырмача даими булган эш-хәрәкәтне белдерә. Ләкин хәтер саклап, әдәп саклап, моңарчы дәшми йөрделәр. Я.Зәнкиев. Мондый әсәрләр башта телдән телгә сөйләнеп, җырланып йөриләр. Туган тел

2) Шушы моментта башкарылган эш-хәрәкәтне белдерә. Кара әле, матуркай, нишләп монда лампа тотып чуалып йөрисең? Ш.Камал. Станциядә манёвр ясап йөргән паровозның өзек-өзек сызгыртулары ишетелә. Г.Әпсәләмов

Йөреп алу Кыска вакыт арасында, тиз арада йөрү. Ә авылда төрле хәбәрләр йөреп алды. М.Хуҗин

Йөреп китү Кинәттән берәр урыннан йөри башлау. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Г.Исхакый. [Әхмәтсафа] Куллары белән идәнгә таянып, аякларын төп-төз өскә күтәрде һәм, барсын да шаккатырып, кулларында җиңел генә йөреп китте. Ф.Сафин. Габбаниның аякка йөреп китә алмавына аптырыйлар иде врачлар. Ә.Галиев

Йөреп тору Бертуктаусыз йөрү. Ике як та бер-берсен күзәтәләр, төннәрен ут сызыгы аша разведчиклар йөреп тора. Ә.Галиев. Кайтырсың әле, машина йөреп тора. Н.Фәттах. Кышлагыгыз ул хәтле җиде җир чите түгел, халык гел йөреп тора. Т.Әйди

Йөреп чыгу Һәрберсендә булып бер-бер артлы йөрү. Әти, дим, мин ул өйләрне йөгереп кенә йөреп чыгам! М.Хуҗин. Өч кыш рәттән бөтен илне йөреп чыктым лабаса, чыныгырга вакыт бит инде. Д.Лондон. Ул этажларны йөреп чыгуга, ишекләр шапылдап ачыла-ябыла, һәм егетләрнең йокылы-уяулы гәүдәләре коридорда күренә башлады. Р.Кәрами

Йөри бару Һаман да йөрү, торган саен күбрәк йөрү. Касыйм көннән-көн Фәридә артыннан ныклап йөри бара, аңар ялына, бик усал дәлилләр белән үзенең яратканын аңлатырга азаплана. С.Җәлал

Йөри башлау Йөрергә тотыну. Баламның теләгәне булмагач, бөтенләй йолкынган тавык кебек йөри башлады. Һ.Такташ. Мин директор булып килгәч, мунчага халык күбрәк йөри башлады. Р.Батулла

Йөри бирү Бернигә карамый йөрүен дәвам итү, һаман йөрү. Бер көн шулай кабатланган бу, икенче көнне дә, тик сүз әйтмәгән: «ак» димәгән, «кара» димәгән, лач-лоч басып гел йөри биргән. З.Хөснияр. Ә үзе көтте, һаман көтте, һаман ялгыз килеш, буйдак килеш йөри бирде. З.Садыйков. Картәтәй бик үк риза булмаган, ләкин, ул каршы килгән саен, яшьбабай киреләнеп алдынгылар рәтендә йөри биргән. Н.Фәттах

Йөри тору Даими рәвештә, әледән-әле йөрү. Апам шулай бире килә-китә йөри торды. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә