ЙӨРТҮ ф. 1. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса ярдәм итеп, җитәкләп, озатып яки хәрәкәтенә юнәлеш биреп алып бару, ияртү. – Ә... – дип кул селтәде Пономарев, – кызларны ул [походта] бер атнадан да артык йөртмәде. Р.Мөхәммәтҗан. Киресенчә, [Кубрат хан] алай артыннан көтү-көтү ат йөртте. М.Хәбибуллин

2) Йөрергә ирек бирү, рөхсәт итү. Милицияләр урамнан йөртмиләр, әллә кайлардан Кабан күлләре аша әйләнеп кайттым. Т.Гыйззәт

3) Күңел ачу, ял итү урыннарына алып бару, берәр нәрсә күрсәтеп йөрү. --- машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды. Ә.Еники

4) Халык алдына алып чыгу, тамаша кылдыру яки гаебен фаш итеп йөрергә мәҗбүр итү (мәс., җәнлекләрне, кешеләрне һ.б.ны)

5) Кемне дә булса җәяү яки транспорт чарасында алып бару, хәрәкәт иттерү. Кайчагында кичләрен Рөстәм Фәридә белән Кәримәне, көймәгә утыртып, Дим өстендә йөртә. С.Җәлал. Мин бит сине бүген көймәдә йөртергә тиеш. Н.Фәттах

6) Нәрсәгә дә булса күнектерү, өйрәтү һ.б.ш. максат белән йөрү. Ат йөртергә чыгу

7) Үзен, үзен-үзе сүзләре белән килгәндә, «йөрерлек хәлдә булу» мәгънәсен белдерә

8) Парлы биюдә иптәшеңнең хәрәкәтенә юнәлеш бирү, аны үзеңнең бию хәрәкәтләреңә ияртү. [Бәхтинең] Кыюлыгы, танцыда бик яхшы йөртә белүе, үз-үзенә ышанып, кулбашларын сикертеп сөйләшүе һәм кара мыегы Идага һаман ошый барды. Н.Фәттах

9) Җитәкләү, берәүнең эш-гамәлләренә юнәлеш биреп тору. Кыскасын гына әйткәндә, бөтенләй чеп-чи наданнар; шулай була торып та, ирләрен үз әмерләре белән йөртергә тырышалар. Г.Камал

10) тех. Үзенә ияртеп яки берәр төрле ысул белән тәэсир итеп, нәрсәне дә булса хәрәкәткә китерү, эшләтү (механизмнар, энергия чыганаклары турында); берәр төрле транспорт чарасының хәрәкәте белән идарә итү. Идел өсләрендә пар машиналары йөртәләр. Т.Гыйззәт. Капитан Дурашин, манёвр ясап, пароходны әле һаман да бер алга, бер артка йөртә иде. X.Садрый

11) Авыр әйбер, товар һ.б.ш. нәрсәләрне бер урыннан икенче урынга алып бару, ташу; тарату. Кыш көннәре ул почта йөртә торган иде. Г.Бәширов. Шофёр, син машинаң белән Ил байлыгын ташып йөртәсең. И.Юзеев

12) Чакыру, чакырып тору, килергә мәҗбүр итү. Мәгәр милициягә чакыртып, прокурорга йөртеп, кат-кат судка чакырып теңкәсенә тиделәр. А.Гыйләҗев

13) Терлекне барлап, күзәтеп, аларның хәрәкәтенә юнәлеш биреп йөрү. Көтү йөртү

14) Нәрсәне дә булса кул, бармаклар ярдәмендә хәрәкәт иттерү. Һилалов --- медиаторны гаҗәп бер осталык, матурлык белән йөртә. Җ.Фәйзи. [Нуриман] Язу өстәленә җәеп салган сызымы өстендә карандашын йөртте. Ә.Мушинский. Илгиз каләмен ышанычлы йөртә. Ф.Сафин

15) Әле бер, әле икенче якка хәрәкәт иттерү. Ят тракторчы очлаеп торган ияген селкетеп, тәмәкесен иренендә шудыртып йөртте. А.Гыйләҗев. Ул, ашыкмыйча гына, тәмәкесен авызының әле бер, әле икенче ягына йөртеп, бармаксыз уң кулы белән азаплана-азаплана, атын тугарырга кереште. Р.Мөхәммәтҗан

16) Нәрсәне дә булса һәрвакыт үзе белән алу, янында тоту. Янымда акча йөртергә мин җүләр түгел. Г.Камал. Аннары тагын шул ук ыштан бөрмәсенә бәйләп, ул иске күн кынында кечкенә үткен пычак та йөртә иде. Ә.Еники. [Хәниф абый:] Озак йөрттем мин бу нәнине [авыз гармунын] үзем белән. Н.Дәүли

17) Үстерү (сакал, мыек, чәч турында)

18) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса күңелдә саклау, онытмау; гел истә тоту. [Ильяс] Рәгыйдәне еллар буе күңелендә йөрттеме? Йөртте. Ә.Баянов. Менә шундый тыелган күкрәү йөртә иде ул күкрәгендә. З.Садыйков

19) күч. Билгеле сыйфатка, үзлеккә ия булу, үзендә бер билге булу. Без барыбыз да – заман продукциясе. Үзебездә заманның плюсларын һәм минусларын йөртәбез. Г.Ахунов

20) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса, ишләреннән аеру өчен, өстәмә исем яки кушамат белән атау. Мәрфуга апа дип, без үзебезнең күрше Габдрахман абзыйның олы кызын йөртәбез. Ф.Әмирхан. Әнисен авылда «кибетче Саймә» дип йөртәләр. Р.Низамиев. Соңыннан белдем: бер-берсеннән аерылмый йөргәнгә, авылда аларны «өчлек союзы» дип йөртәләр икән. Р.Сибат // Мактаулы исемгә ия булу. Күпме еллар күмәк хуҗалык рәисе булып, атказанган хезмәткәр исеме йөртеп, ничек эшләгән соң ул? З.Дәүләтов. Бүген безнең гаиләбездә бишебез дә «атказанган» дигән мактаулы исемне йөртә. Шәһри Казан

21) күч. Исем, фамилия сүзләре янында килгәндә, кем исемендә яки фамилиясендә булуны белдерә. Ул бит әнкәсенең фамилиясен йөртә. Г.Гыйльманов

22) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса башка бер әйбер белән чагыштырып әйтү, исәпләү, шулай дип уйлау, шундый дип йөрү. Алар, күрәсең, үз араларындагы бу яшь хатынны сабый чутында йөртәләр иде. М.Маликова. Тормышта фәләнчәрәк кешене мин хыялда төгәнчәрәк итеп йөртәмме соң әллә? Б.Камалов

23) күч. Берәр нәрсә аша җибәрү, тапшыру. Хат йөртү

24) күч. Гайбәт тарату, сүз чыгару. Гомумән, Нургалиевләр затында сүз йөртү юк та бугай, әнә Югары Авылда тордылар, Мәрьямбикә карчык ул-киленнәре, кыз-кияүләре хакында авыз ачып берни сөйләмәде. А.Гыйләҗев

2. ярд. ф. функ. Кайбер исемнәр янында килеп, шул исемнәргә бәйләнешле эш-хәрәкәтне алып баруны, шул юнәлештә башкаруны белдерә. Әләкләрнең бер ише Сәлимгәрәй мөфтигә җибәрелә, шул ук вакытта эшне икенче канал буенча да йөртәләр: губернаторга язалар. А.Расих

Йөртә башлау Йөртергә тотыну. Сугышка алынган елны ул инде үзе машина йөртә башлаган иде. Н.Фәттах. Минем шәкертләрем инде буй үстереп, мыек йөртә башлагандыр. Н.Дәүли

Йөртә тору Озак вакыт берсеннән икенчесенә йөртү. Аннары минем эш кузгатучылар кирәкле кәгазьләр җыеп бетергәнче, тиешле экспертизалар алганчы һәм эшне бер инстанциядән икенчесенә күчереп йөртә торгач, корольнең үзен алып аттылар. Р.Мостафин

Йөртеп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә йөртү. Хәлимә карчык кесәсеннән тәсбих чыгарып төймәләрен арлы-бирле йөртеп алды. Н.Дәүли. Урта бер җиргә чыгып басып, каршысында диңгез сыман дулкынланып торган халык төркеменә – хәрбиләргә күз йөртеп алды ул. Р.Мөхәммәдиев

Йөртеп бетерү Тулысынча, гел дә, барысын да йөртү. Баланы гомер буе ата-ана җитәкләп йөртеп бетерә алмый. Ф.Яруллин

Йөртеп җибәрү Йөртә башлау, йөрергә этәргеч бирү. Мин аңа үзем майтарган эшләр турында хисап бирдем һәм, әүвәлге урынына элеп куелган сәгатькә күрсәтеп: – Йөртеп җибәрү хокукы синеке, – дидем. А.Тимергалин

Йөртеп кую Аз гына, кыска вакытлы, бер тапкыр йөртү. --- юка, гүзәл затларның битендәге пудра шикелле генә, дип, уң кулын, бармакларын мамык тампоны тоткан кебек җыеп, бите тирәсендә йөртеп куя. К.Шакиров

Йөртеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз йөртү. Әнә бит ул, ычкыну дәрте белән тарткаланып, калкавычны тибрәтә-тибрәтә, үзе дә җепне як-якка йөртеп тора. Ф.Баттал

Йөртеп чыгу 1) Һәрберсен, берсен дә калдырмыйча йөртү

2) Нәрсәне дә булса башыннан алып ахырына кадәр йөртү. Тикшерүче телеграммага күзләрен йөртеп чыкты: «Иртәгә юлга чыгам. Әзер булып тор». Ф.Галиев. «Исәнме-саумы» юк, тәбәнәк гәүдәлесе калын каш астындагы чепи күзләрен өй эчендә ялт-йолт йөртеп чыкты. P.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә