ЙӨРЕШҮ ф. Бер-беренә баргалап тору, әледән-әле бер-берендә очрашу, якыннан аралашып яшәү. Кунакка чиратлашып йөрешәләр, ике як та үпкәләрлек түгел, бүген Иван Ивановичларда җыелсалар, иртәгә табынның мулы Басыйр Бариевичларда әзерләнә. А.Гыйләҗев. Ике туган – Байтирәк һәм Хикмәт абзыйлар – хәзер инде элекке үпкәләрен онытып, бер-берсенә йөрешәләр. М.Галиев Йөрешә башлау Йөрешергә тотыну. Балалары апалары белән аралашмый инде, белмиләр дә апалары барлыгын. Олыгайгач кына белешәләр. Йөрешә дә башлыйлар. Т.Миңнуллин Йөрешеп алу Бераз, берникадәр, кыска вакытлы арада йөрешү. Яшьлекләрендә хәтәр генә йөрешеп алганнар иде. Ә.Гаффар Йөрешеп китү Ниндидер сәбәп, вакыйгадан соң йөрешә башлау. Ике гаилә кайчан йөрешеп киткәннәрдер – ул кадәресен хәтерләмим, ләкин үземне белә башлаганда, безнең гаиләләр бер-берсенә бик якыннар иде инде. Ә.Еники Йөрешеп тору Даими рәвештә, гел бер-берсенә йөрешү. Соңыннан терәлеп торган күршеләр булмасак та, бу якынлык бервакытта да бетмәде, һәрвакыт аралашып, йөрешеп тордык. Ә.Еники |