ЙӨРЕШ и. 1) Кешеләрнең, хайваннарның атлап бару, аякларын, гәүдәләрен төрлечә басып йөрү рәвеше. Яше җитмешнең югары ягына сикергән булса да, Таһир Идиятуллинның гәүдәсе төз, йөреше тотрыклы, тавышы көр иде. Б.Камалов. Кәҗәләрнең йөрешләренә кадәр ниндидер мутлык сизелә. М.Галиев. [Хатын] Кыяфәт-атлауларын үзгәртеп, үч алырга теләгән кешесенең йөрешен килештереп күрсәтә. З.Зәйнуллин // Нинди дә булса хәрәкәт ясау турында (мәс., йоту хәрәкәте). Фәрвәйнең йодрык кадәр муен кимерчәге, «гот-тырт» итеп, ун сантиметрлы йөреш ясап ала. Ф.Сафин

2) Йөрү, бер урыннан икенче урынга хәрәкәт итү тизлеге. Поезд йөрешен тизләткәннән-тизләтеп, Зыятдин станциясен артта калдыргач, Фарукҗан --- юлдашыннан сорады. Т.Әйди. Бу юлы каршыга үкереп килгән КамАЗ үзбушаткычы, йөрешен кинәт салмагайтып, биш-алты адым кала туктады. Г.Үзиле

3) Транспорт чарасының бер урыннан икенче урынга йөрү тәртибе. Бу эшне суднолар йөрешенә комачаулык китермичә, 9 – 10 көн эчендә башкарырга кирәк... Казан утлары. Кемнәрдер транспорт йөрешен элеккечә калдыруны сорый, кемнәргәдер яңа кертелгән маршрутлар ошый. Ватаным Татарстан

4) Бертөрле механизмнарның эш хәрәкәтләре. Астрономиядә азимутларны көньяк ноктасыннан сәгать йөреше уңаена (көнбатышка таба) исәплиләр. Левитан. [Камил] Күтәрелеп караса, йөреш валын тоташтырган муфтаның ычкынганлыгын күрде. Н.Хәсәнов. Күтәрү краны ярдәмендә бер урыннан икенче урынга күчерелә торган йөкнең хәрәкәте, транспортёр тасмасына салынган әйберләр хәрәкәте йөреш хәрәкәтенә мисал булалар. Физика

5) Нечкә торбалар, кан тамырлары һ.б.ш. буенча сыеклыкның хәрәкәте, таралуы. Йөрәге урынына утырды, кан йөреше тигезләнде, күңел ярларын каккан дулкыннар салмакланды. Г.Гыйльманов

6) Шахмат, домино уеннарында фигуралар белән бер-бер артлы ясалган күчеш. Шушы кичтә Кубрат хан философ Иоанн Фасианның галәмәт хәйләкәр кеше булуына янә бер инанды: ике йөрештә ханга шах куйды философ. М.Хәбибуллин. Әзһәм, йөреш ясагач, үз фикерен белдермәкче иде, Зиннәт алданрак әйтте. Р.Кәрами

7) Кая да булса барып йөрү, берәр кайда булу. Аннары мөдир мәктәптәге өлгереш, йөреш процентлары белән җентекләп танышты. Б.Камалов. Беренче май районының Кара Чишмә авылында зурларны укытуда йөреш түбән. Г.Тавлин. Бу [мәдрәсәгә] гади йөреш түгел, балалыктан – олылыкка, бүгеннән киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде. Ә.Фәйзи // Кайда да булса йөрү. Төнге йөрешләреннән соң ул кайтып егыла да йокыга китә. Р.Батулла

8) Алдан уйлап, логик фикерләп башкарылган эш-гамәл турында. Син, бәгырькәем, коры исәпләүләр белән генә шөгыльләнәсең һәм алдан бер-ике йөреш кенә күрәсең, ә мин арифметикасыз да, интуиция белән дә ераграк күрәм. Ә.Мушинский

9) Берәр нәрсәнең бик еш кулланылуы, күпмедер вакыт файдалануда булуы турында. Ул мине йөрештә булган чулпы көмешеннән бер кыш кар астында чыккан көмешне аермый дип уйлады микән? Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә