ЙӨРЕНҮ ф. Әле бер, әле икенче юнәлештә хәрәкәт итү, туктаусыз арлы-бирле килү. [Фарукҗан] Шуннан соң кире үз бүлмәсенә әйләнеп кереп, ишекле-түрле йөренә башлады. Т.Әйди. Җәй урталары җиткән, --- яшел хәтфә болын буйлап --- йөренгән. Һ.-Х.Андерсен. Тасма өстендә гамьсез генә яшел бәдәнле чебеннәр йөренәләр иде. Ф.Сафин

Йөренә башлау Йөренергә тотыну. Ул, туңмас өчен, төрмә каршында әрле-бирле йөренә башлады. P.Кәрами

Йөренә тору Әле, хәзерге вакытта бертуктаусыз йөренү. [Ильяс] Баян тавышын һәм соңгы мәртәбә яңгыраган җырларны тыңлый-тыңлый, бер тирәдә хискә талыбрак йөренә торды. Ә.Баянов

Йөренеп алу Бераз йөренү. Майор, урыныннан кубып, ишекле-түрле йөренеп алды. В.Нуруллин. Әбүзәр абзый урыныннан торды, арлы-бирле йөренеп алды. Г.Әпсәләмов

Йөренеп тору к. йөренә тору. Фәләх килеп җиткәндә, ул инде урамга чыккан һәм үзе фатирга кергән йорт каршындагы агач бакча буенда нервланып арлы-бирле йөренеп тора иде. В.Нуруллин. Хан өе тирәсендә, кораллар тотып, сакчылар йөренеп торды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә