ЙӨРЕМСӘК с. 1) Бер урында гына торырга, яшәргә, эшләргә яратмый торган. [Каргалыда яшәүче татарлар] Йөремсәк халык, дөньяның кайсы ягына гына җибәрсәң дә, һич курыкмый юлга чыгарга әзерләр, тапкырлар, батырлар. Җ.Рәхимов 2) Күп йөрүчән, күп йөрергә яраткан. [Рәшидә:] Йөремсәк җан бит. Урын таба алмый. А.Гыйләҗев. Аңа агентлар җитми торгандыр, йөремсәк Тураевны күзәтер өчен генә дә күпме көч кирәк ләбаса. Т.Әйди. Ул йөремсәк түгел, тамашаларга баруны җене сөйми. Ф.Сафин |