ЙӨРӘКСЕНҮ ф. 1) Батырчылык итү, кыюлык җитү. Койма аша карап торып тәмам арыган Нәзифә, йөрәге алгысынуына түзә алмыйча, капка келәсенә тотына, тагын кире китә, ишегалдыннан бер урап килә, ике урый, әмма капканы ачып, урамга чыгарга йөрәксенми, тагын туктап кала. М.Галиев. Ул арада ханым йөрәксенеп ишеккә килде, аны бәреп ачты һәм Моратовка коридор юлын күрсәтте. З.Фәтхетдинов

2) Алгысу, омтылу; гайрәтләнү. [Зөфәр] әз генә дә курыкмый иде. Киресенчә, күренеп торган бәхетенә ашкынгандай, бераздан каударланып, йөрәксенеп алга атлады. Ә.Галиев. Шофёр, җен ачулары белән газга басып, кабинасында йөрәксенгәндә, автомашинаны ул арттан этеп азапланды. Б.Камалов

Йөрәксенеп китү Билгеле бер вакыттан башлап, кинәт йөрәксенү. – Ишеттеңме син мин әйткәнне? – диде Равил, кыз аңа ачуланмаганга куанып һәм йөрәксенеп китеп. – Яратам мин сине, Рухия. В.Нуруллин

Йөрәксенеп тору Әле, хәзерге вакытта йөрәксенү. Кичтән таза «төшергәнлек» галәмәтеме, әллә йөрәксенеп торуыннанмы, куллары калтырады. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә