ЙӨРӘКЛЕ с. күч. 1. 1) Кыю, куркусыз, тәвәккәл. [Усман абый] кыска буйлы, йөрәкле кеше. Ф.Галиев. Ярсу йөрәкле батыр егетләр, җилдән җитез атларына менеп, үткен кылыч болгап, дошманга каршы чыкканнар. М.Маликова

2) Дәртле, ашкынучан. --- һәр яшь кешегә дә чиксез кызык. Бигрәк тә бар нәрсәне үзе танып белергә, ясап карарга омтылучы кайнар йөрәкле, шашкын хыяллы малайларга!.. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. Курыкмыйча, батырланып. Йөрәкле барабыз сугышка, Сакларга Советлар йөрәген! М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә